Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яхшылыгың белән үрнәк син

Яңа Әлем авылында туып үскән, хезмәт юлын туган авылында башлап, хәзерге көндә Актанышның 57нче бистәсендә яшәүче кызыбыз Нәфисә Равил кызы Галимованың 1 ноябрь көнне туган көне, аңа 60 яшь тула. Көзнең иң матур, муллыкка күмелгән чорында тугангамы - изге җанлы, киң күңелле син. Кешелеклелегең, сабырлыгың, уңганлыгың өчен яратабыз һәм хөрмәт...

Яңа Әлем авылында туып үскән, хезмәт юлын туган авылында башлап, хәзерге көндә Актанышның 57нче бистәсендә яшәүче кызыбыз Нәфисә Равил кызы Галимованың 1 ноябрь көнне туган көне, аңа 60 яшь тула.
Көзнең иң матур, муллыкка күмелгән чорында тугангамы - изге җанлы, киң күңелле син. Кешелеклелегең, сабырлыгың, уңганлыгың өчен яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз, Аллаһы Тәгалә биргән гомерләреңдә сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы, иман байлыгы белән, балаларыгызның, оныкларыгызның изгелеген күреп, яратуларын тоеп, Рифкат кияү белән тигезлектә, бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, тынычлыкта, муллыкта, кайгы-хәсрәт күрми озак гомер итәргә язсын.
Кешелекнең үрнәк көзгесе син,
Төгәл, сабыр, уңган, сөйкемле.
Хатын-кызның бөтен күркәмлеген
Сиңа җыеп биргән шикелле.
Киңәшче дә, олы җанлы да син,
Кылганнарың - бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Синең сәләт ашып-ташып тора,
Гаиләгездә уңган әни син.
Рифкат кияү, балалар, оныклар
Янәшәсендә озак яшә син.
Сау-сәламәт бул, безнең өченгә
Изгеләрнең дә изгесе син.
Бәхет төшенчәсен чагылдырган
Намус-вөҗдан көзгесе син.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Гөрләп үтсен синең гомеркәең,
Юлларыңа гөлләр сибелсен,
Туар таңнар сиңа бары бәхет,
Бары шатлык кына китерсен.
Кызым Нәфисәнең туган көне
Нәкъ беренче ноябрьдә.
Сөеклебезне тәбрик итәбез
Барыбыз да бергә-бергә.
Йөзгәчә яшә дип әйтә алмыйм,
Бу яшькә җитүчеләр сирәк.
Ходай язган тәкъдир-язмышыңа
Шөкер итеп яшәргә кирәк.
Алтмыш яшьлек юбилеең белән
Ихлас күңелдән тәбриклибез.
Алдагы көндә дә сәламәтлек,
Тыныч тормыш, бәхет телибез.
Алтмыш яшем җитте дип моңайма,
Олыгайдың дип булмый әле.
Сиксән дә түгел, туксан да түгел,
Әле шатланып яшәү мәле.
Алдагы яшәү дәвамыңда да
Сау-сәламәт бул, Нәфисә.
Күңелең куанычлары булып
Оныкларың-кызларың үсә.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.
Тәндә саулык, өйдә байлык артсын,
Сөенечле җәйләр, ак кышлар,
Матур, озын тормыш насыйп булсын,
Һәрбер яшьтә көтсен уңышлар.
Гел елмаеп-көлеп яшә әле,
Беркайчан да кайгы килмәсен.
Йөзләреңдә һәрчак мөлаемлык
Балкып торсын, һич тә сүнмәсен.
Һәр башлаган эшең, һәр гамәлең
Ходай тарафыннан уң кылсын.
Бүгенгедәй шат елмаеп яшә,
Гаиләңә дә һәрчак кирәк бул.
Туганнарың, хәләл җефетең өчен
Таянырлык ныклы терәк бул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев