Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яр Чаллы шәһәре яринмәсендә Актаныш үз продукциясен тәкъдим итте (+ФОТОЛАР)

Чаллы шәһәрендә узучы ярминкәләрдә актанышлыларның катнаша килүе яхшы традициягә әйләнеп бара һәм халык арасында танылганлыгы арта. Шәһәр мэриясе каршындагы мәйданда узган ярминкәдә Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрдән зур делегация катнашты. Тәкъдим ителгән продукция ассортименты белән шәһәр мэры Наил Магдеев шәхсән үзе танышты, шулай ук сатып...

Чаллы шәһәрендә узучы ярминкәләрдә актанышлыларның катнаша килүе яхшы традициягә әйләнеп бара һәм халык арасында танылганлыгы арта. Шәһәр мэриясе каршындагы мәйданда узган ярминкәдә Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрдән зур делегация катнашты.
Тәкъдим ителгән продукция ассортименты белән шәһәр мэры Наил Магдеев шәхсән үзе танышты, шулай ук сатып алучы һәм сатучылар белән аралашты.
Чаллыларны ярминкәдә үзләренең моңлы тавыш һәм биюләре белән "Агыйдел" Дәүләт җыр һәм бию ансамбле куандырдылар.
Сату рәтләрендә көзге уңыш һәм терлекчелек продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителде. Ярминкә чаллыларны үзенең продукция төрлелеге, сыйфаты һәм түбән бәяләре белән сөендерде.
Наил Магдеев Актаныш районы башлыгы Фаил Камаевка һәм барлык актанышлыларга авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашулары һәм чаллыларга ярдәм күрсәтү өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
чыганак: http://aktanysh.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев