Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ярминкәнең чираттагысы 26 апрель көнне үтәчәк

Ничек уйлыйсыз? Ярминкә оештыручыларга файдасы күбрәкме, әллә мәшәкатеме? Әйе, анда катнашып сату итүчеләргә табышы булмаса да, файдасы җитәрлек. Кайчан әле Мөслим, Актаныш авылларыннан килеп Минзәлә кешеләренә үз йортыңда җитештерелгән продукцияне сатар идең. Ә Әтрәкледә андый мөмкинлек тудырдылар. Әлегә ул айга бер тапкыр булачак. "Заиковский" хуҗалыгы инвесторы Радик Фәттахов алга таба...

Ничек уйлыйсыз? Ярминкә оештыручыларга файдасы күбрәкме, әллә мәшәкатеме?
Әйе, анда катнашып сату итүчеләргә табышы булмаса да, файдасы җитәрлек. Кайчан әле Мөслим, Актаныш авылларыннан килеп Минзәлә кешеләренә үз йортыңда җитештерелгән продукцияне сатар идең. Ә Әтрәкледә андый мөмкинлек тудырдылар. Әлегә ул айга бер тапкыр булачак. "Заиковский" хуҗалыгы инвесторы Радик Фәттахов алга таба ит сатуны атнага бер тапкыр оештырырга тели. Чөнки иткә сорау бар. Февральдә һәм мартта үткән ярминкәләрдә 4 әр түшкә сыер ите сатылды. Бәясе арзан булу өстенә (килосы 250 сум) яңа суйган ит бит.
Суыткычта туңдырылып айлар буе торган ит түгел инде бу. Шуңа да минзәләлеләр, берничә кеше берләшеп килеп итне ботлап түгел, килолап кына алырга өйрәнәләр хәзер. 3-5 кило ит - итле аш, тәмле котлет дигән сүз. Беткәч тагын киләсең. Әтрәклегә үз продукиясен сатарга килгән җитештерүчеләр дә (мунча миче, йомшак мебель) сәүдәгәрләр дә ( төрле ассортиментта берничә кибет бар иде), үз продукциясен сатарга килгән Минзәлә, Актаныш, Мөслим кешеләре дә үзләренә җитәрлек ит алдылар.
Ярминкәне оештыручы Радик Фәттахов та Мөслимнән килгән нәселле әтәч иясе булды. Февральгә караганда сатучы кеше саны да, ассортимент та күбәйгән иде. Апрельдә ярминкә, анда үз продукцияңне сату мөмкинлеге тудырылуы хакында ишеткәч, сатырга гына түгел, алырга килүчеләр дә күбәячәк. М-7 трассасы якын гына. Анда ярминкә хакында элмә такта да куйсаң кызыгып керүчеләр дә табылачак. Бөтен яктан асфальт юл. Биредә сату гына түгел, уен-көлке, җыр-бию бер минутка да туктамый бит. Һәр килгән кеше бушка коймаклап туйганчы чәй эчә.
Мин сөйләгәннәрдән аңлашылганча, Әтрәклегә ярминкә көнне килгән һәркем (сатучы да, алучы да, тамаша кылучы да) буш китмәячәк. Ә менә ярминкәне оештыручыларга кайсы күбрәк (файдасымы, мәшәкатеме) тәэсир иткәнен үзегез килгәч сорарсыз инде. Рәхим итегез. Ярминкә иртәнге сигездә башлана.
Ярминкәнең чираттагысы 26 апрель көнне үтәчәк. Мәдәни-музыкаль өлеше Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев