Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Җәйге ялларны – лагерьда

Тугыз ай буе энә белән кое казыганнан соң, ниһаять, укучылар җәйге каникулга туктый. Аларның ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү буенча районда ниләр эшләнә? Шушы сорауга ачыклык кертергә теләп, районның мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре һәм өстәмә белем бирү буенча методисты Ландыш Бариевага мөрәҗәгать иттек. - "Балалар һәм яшүсмерләрнең ялын, сәламәтлеген...

Тугыз ай буе энә белән кое казыганнан соң, ниһаять, укучылар җәйге каникулга туктый. Аларның ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү буенча районда ниләр эшләнә? Шушы сорауга ачыклык кертергә теләп, районның мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре һәм өстәмә белем бирү буенча методисты Ландыш Бариевага мөрәҗәгать иттек.
- "Балалар һәм яшүсмерләрнең ялын, сәламәтлеген һәм мәшгульлеген тәэмин итү турында"гы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 243 санлы, район башкарма комитетының 52 санлы карарлары нигезендә районда махсус программа төзелде. Без шуның нигезендә эш алып барабыз.
- Иң элек "Бүләк" ял һәм сәламәтлек лагере турында аңлатып китсәгез иде.
- Әлеге лагерьның җитәкчесе булып, Артур Галиәхмәтов тора. Башка еллардагы кебек үк быел да лагерь дүрт сменада эшләячәк. Анда барысы 390 бала ял итәчәк. Беренче - "Белем-Бүләк" дип аталган сменада 1 июньнән 21 июньгә кадәр 90 бала 21 көн ял итә. Икенче - "Бүләк-сәләт" сменасында 23 июньнән 13 июльгә тикле 90 бала, өченче- "Бәхетле балачак" сменасында 17 июльдән 6 августка тикле 80 бала, дүртенче- "Бүләк-спорт" сменасында 10 августтан 27 августка тикле 130 баланы ял иттерү планлаштырыла.
- Бәяләре теш үтәрлекме?
- Лагерьга бер бала өчен юлламаның бәясе 14078 сум. Әти-әниләре бюджет системасында эшләүчеләрнең балалары өчен шуның 2111 сумын ата-ана күтәрә, калганы дәүләттән субсидия булып кайта. Спорт сменасына йөрергә теләгән балаларга бәяләр икенче төрле. Аларның тулы юллама бәясе 12082 сум булса, шуның 1813 сумын әти-әниләргә түләргә туры килә.
- Лагерь быел да чит төбәкләрдән балалар кабул итәчәкме?
- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә телне, милли мирасны саклау, татар халкының гореф-гадәтләрен тирәнтен өйрәтү максатыннан чит төбәкләрдән 200 бала килер дип көтелә. Шуларның 65е беренче, 65е икенче, 70е өченче сменада ял итәчәк. Кайберәүләрдә 90 баланың 65е чит төбәктән булгач, үзебезнекеләргә урын калмый да дип уйларга мөмкин, тик бу алай түгел. Ата-аналарга хафаланырга урын юк, 90 балага өстәп 65 бала ял итәчәк.
- Туклану ничек оештырыла?
- "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда көнгә биш тапкыр ашату оештырыла. Төрле чаралар үткәрелә. Форсаттан файдаланып, минем педагогик белем алучы, тәртипле, балаларны яратучы, аларга үрнәк булырдай студентларны әйдаманнар булып эшләргә чакырасым килә. Кызыксынучылар 3-01-96 телефонына шалтыратсыннар иде.
- Ландыш Фирдәвисовна, мәктәп яны лагерьларына да тукталыйк әле.
- Быел 20 мәктәптә мәктәп яны лагерьлары эшләячәк, аларда 680 бала ял итәчәк. Аның беренче сменасы 1 июньнән 21 июньгә тикле, икенче сменасы 22 июньнән 12 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге лагерьларда балалар кайнар аш белән тәэмин ителәләр. Махсус программа нигезендә төрле чаралар үткәрелә, уеннар оештырыла.
- Балалар биредә көнгә ничә сәгать була инде?
- Лагерь иртәнге 8.30дан 14.30га тикле эшли.
- Әти-әниләрне мәктәп яны лагерьларының бәяләре дә кызыксындыра.
- Әлеге лагерьларга йөрү өчен бер балага 432 сум түлисе була.
- Мәктәпләрдәге хезмәт лагерьлары быел да эшләячәкме?
- Әлбәттә. Хезмәт лагерьлары ике сменада эшләячәк. Беренчесе 1 июньнән 18 июньгә тикле 271 бала, икенчесе 22 июньнән 9 июльгә тикле 129, барысы 13 мәктәптә 400 бала хезмәт һәм ял итәчәк. Әлеге лагерьлар түләүсез. Аларга 14 яше тулган һәм аннан зуррак балалар йөри ала. Биредә алар яшьләренә туры килгән хезмәт белән мәшгуль булачаклар.
- Ландыш Фирдәвисовна, җәй көне балаларны вакытлыча эшкә ур-
наштыру буенча да эш алып барыламы?
- Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша быелгы җәйдә 14 яшьләре тулган 130 баланы вакытлыча эшкә урнаштыру планлаштырыла. Бу хакта хуҗалыклар белән сөйләшүләр алып барыла. Моның буенча сорауларыгыз булса, районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итүегез сорала.
- Бәлки әйтәсе фикерләрегез калгандыр.
- Барлык балалар әти-әниләренең газизләре булып, сөелеп яшәсеннәр, алар йөзенә кызыллык китермәсеннәр. Җәйге каникулларны хәвеф-хәтәрсез генә, исән-имин уздырырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев