Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Законсыз аракы сатучыны әйт – акчалата бүләк от!

Татарстанда ялган аракыга каршы көрәш дәвам итә. Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре "суррогат" сатучыларны аулап кына тора. Шулай ук рөхсәтсез урында сату итүче, сәүдәгә махсус кәгазе булмаган эшмәкәрләр дә күз уңыннан читтә калмый. Планнан тыш һәм административ тикшерүләр, хокук саклау органнары белән берлектә уздырылган рейдлар кармагына исерткеч эчемлекләр сатуның ялган...

Татарстанда ялган аракыга каршы көрәш дәвам итә. Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре "суррогат" сатучыларны аулап кына тора. Шулай ук рөхсәтсез урында сату итүче, сәүдәгә махсус кәгазе булмаган эшмәкәрләр дә күз уңыннан читтә калмый.
Планнан тыш һәм административ тикшерүләр, хокук саклау органнары белән берлектә уздырылган рейдлар кармагына исерткеч эчемлекләр сатуның ялган очраклары каба килә.
- Август аенда законсыз эчемлек сату очрагы 245 ноктада теркәлде, - дип белдерде дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге башлыгы Татьяна Хәбибуллина. - Законсыз алкоголь сатуның барлыгы 294 очрагы билгеле. Шуның 28е - алкогольне лицензиясез сатуга туры килә, 21 "самогон" сатучы ачыкланды, "Фанфурик" белән сәүдә итүчеләрнең - 43, иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә исерткеч эчемлекләр (башлыча сыра) сатуның 50 очрагы теркәлде. Тиешле маркировкасы, товар озату документлары булмаган, срогы чыккан, рөхсәт ителмәгән урыннарда сыра сатучыларның да 195 тәртип бозу очрагы күзәтелде.
Август аенда дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан 6000 литр спиртлы продукция сатудан алынган. Тәртип бозучылар арасында Казан һәм Чаллы беренче урында.
- 31 август көнне Әлмәт территориаль органы вәкилләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә, шәһәрнең "Спутник" кибетендә 264 шешә "фанфурик"ның эзенә төшә. Шулай итеп, 26 литр ялган аракы эчемлек киштәдән алынды, - ди Татьяна Михайловна. Шул ук көнне "Визит" кибетендә дә тәртип бозу очрагы ачыклана. Моннан исә 33 шешә "фанфурик" юк ителә.
26 август көнне Яшел Үзәннең Рябиновая урамында рөхсәт ителмәгән урында сыра сату очрагы ачыклана. Шәхси эшмәкәргә карата административ тәртип бозу буенча протокол языла. Шул ук көнне шәһәрнең Кызыл переулок урамында самогон сатучының да эзенә басалар. Ул бер шешә эчемлекне 100 сумга сатып яткан.
- 24 август көнне Дәүләт алкоголь испекциясенең Түбән Кама бүлеге вәкилләре суд тарафыннан законсыз дип табылган, 3528 л конфискацияләнгән этил спирты, алкоголь һәм спиртлы эчемлекләрне "Росспиртпром" оешмасына тапшырды, - ди Дәүләт вәкиле.
Шунысы куандыра: хәзер спиртлы эчемлекләрне законсыз сатучыларга каршы дәүләт хезмәте генә түгел, гади халык та көрәшә. «Халык контроле» порталына законсыз сәүдә турында хәбәрләр килә тора. Август ахырында Әгерҗенең "Сапожок" кибетендә "фанфурик"лар сатылуы билгеле була. Белгечләр шул көнне үк эшкә керешә һәм сату ноктасыннан 538 шешә эчемлекне юк итә. Тәртип бозучыга карата җинаять эше ачыла. Әлеге хәбәрне җиткерүче акчалата премия белән бүләкләнә.
Исегезгә төшерәбез, законсыз аракы сатучыларның эзенә төшәргә ярдәм итүчеләрне 1-3 мең сум күләмендә акча белән бүләклиләр. Моның өчен ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының "халык контроле" бүлегенә кереп, закон бозу очрагы турында хәбәр калдырырга кирәк. Шулай ук законсыз эчемлекләр сатучыларны (843) 278-92-79 номеры буенча да фаш итәргә мөмкин.
чыганак: http://intertat.ru/tt/yalgan-hemer-yaman/item/62859-zakonsyiz-arakyi-satuchyinyi-әyt---akchalata-bүlәk-ot.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев