Медикларыбызга махсус шартларга ия контракт тәкъдим ителә
Татарстан хәрби комиссариатында медиклар өчен махсус хезмәт шартлары каралган контракт турында сөйләделәр. Вакантлы вазифалар арасында табиблар, фельдшерлар һәм фармацевтлар бар. Бер тапкыр бирелә торган түләү 2,9 миллион сум тәшкил итә.
Контракт шартлары буенча хезмәт бары тик медицина профилендәге хәрби вазифаларда гына үтәлә. Шулай ук контракт вакыты тәмамлангач, хезмәттән азат ителү мөмкинлеге каралган. Хәзерге вакытта ординаторлар, табиб-белгечләр, фармацевтлар, фельдшерлар һәм башка медицина хезмәткәрләре аеруча кирәк.
Татарстанда контракт төзүчеләр өчен түләү күләме 2,9 миллион сум тәшкил итә. Бу — ил күләмендә иң югары түләүләрнең берсе һәм Идел буе федераль округында иң зурысы. Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен яклау максатыннан өч меңнән артык муниципаль акт кабул ителгән. Сайлап алу пунктында кандидатларның хәрби-исәп белгечлеге һәм шәхси теләге исәпкә алына. Кабул итү өч юнәлештә – пилотсыз системалар гаскәрләре, Африка корпусы һәм Үзәк хәрби округ буенча алып барыла.
Медицина белеме булган хатын-кызлар да, хәрби часть командирының уңай карары булган очракта, контракт төзи ала. Барлык вакантлы вазифалар турында тулырак мәгълүматны Казандагы контракт буенча хезмәткә сайлап алу пунктында белергә мөмкин. Контракт төзү турында карар һәр кандидат белән аерым тәртиптә кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев