Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Республикада

Татарстанда БПЛА һөҗүме: предприятиеләргә һәм Тукай районындагы торак йортка зыян салган

Татарстанның Кама аръягы төбәгенә пилотсыз очкычлар (БПЛА) белән ясалган массакүләм һөҗүм аркасында Түбән Каманың аерым предприятиеләренә зыян килгән.

 

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткән.

Аның сүзләренә караганда, вакыйга урынында махсус хезмәтләр эшли, һөҗүм нәтиҗәләрен оператив рәвештә бетерү чаралары күрелә. Кайбер участокларда зыян күрүчеләр бар. Алар җиңел дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган һәм барысына да кирәкле медицина ярдәме күрсәтелгән.

Моннан тыш, пилотсыз очкычлар Татарстанның Тукай районында шәхси торак йортка һөҗүм иткән. Ике кеше зыян күргән. Аларга беренче медицина ярдәме күрсәтелгән, табиблар мәгълүматына караганда, аларның тормышына куркыныч янамый.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү эшләре зыян күргән муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренең шәхси контроленә алынган.
 

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/kyskaca-ianalyklar/tatarstanda-bpla-houme-predpriiatielarga-ham-torak-iortka-zyian-salyngan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев