Татарстанның бер районында пилотсыз очкычлар бәреп төшерелгән
Яшел Үзән районы территориясендә дошманның пилотсыз очу аппаратлары юк ителгән. Бу хакта район башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, бәреп төшерелгән дроннарның ватыклары гражданлык объектларының берсенә төшкән. Нәтиҗәдә анда кыска вакытлы янгын чыккан, әмма ут оператив рәвештә сүндерелгән.
Хәзерге вакытта вакыйга урынында ашыгыч хезмәтләр эшли. Рәсми мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр юк, хәл контрольдә тотыла. (tatar-inform.tatar)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев