Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Уразай авылында яшәүче Наил Исрафиловны 90 яшьлек юбилее белән район җитәкчелеге тәбрикләде

Уразай авылында яшәүче Исрафилов Наил Гыйлман улы үзенең күркәм гомер бәйрәмен - 90 яшьлек олы юбилеен каршылады.

Юбилярны истәлекле көне белән район Советы Аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов тәбрикләде. Республикабыз Президенты Рөстәм Нургали улының һәм район хакимиятенең котлауларын вә бүләкләрен җиткерде ул. Без дә юбилярны ихластан туган көне белән тәбрик итәбез! Һәр туар таңнарны сөенечле хәбәрләр белән генә каршылап, якыннарының күңел җылысын тоеп яшәргә насыйп итсен Ходай!

Актаныш районы мәгълүмат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев