Аларга соң кирәк идемени 18дә кабер ташлары: Актанышта Хәрби хәрәкәт ветераннарын искә алдылар (+ВИДЕО)
Россиядә Хәрби хәрәкәт ветераннары көне рәсми бәйрәм саналмаса да илебез өчен батырларча көрәшкән, утны-суны кичкән сугышчылар 1 июльдә бу истәлекле көндә бергәләп җыела, һәлак булган сугышчан иптәшләрен, тыныч тормышта вафат булган солдатларны яд итә.
1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышыннан соң да илебезнең ир-егетләре сугышчан операцияләрдә, кайнар нокталарда хәрби хезмәт юлы узды. Әфганстан, Көньяк Кавказ, Чечня, Сирия- әле болары еш телгә алынган кайнар нокталар. Абхазия, Латин Америкасы, Африкада да Россия, элеккеге Советлар Союзында яшәүче 18 яшьләре тулган егетләр илебез данын яклап кулына корал алган. 2009 нчы елда бу хәрби операцияләрдә катнашучылар 1 июльне "Хәрби хәрәкәт ветераннары көне" дип игълан итә. Актаныш районында әлеге истәлекле көн моннан 2 ел элек беренче тапкыр билгеләп үтелде. Чечня сугышында катнашкан егетләр берләшеп үз хисапларына Җиңү паркында мемориал стела урнаштырдылар.
Бүген кулларына кызыл чәчәкләр-канәферләр, розалар тоткан ветераннар Җиңү паркына митингка җыелды. Билгесез солдат һәйкәле һәм мәңгелек ут янына чәчәкләр салганнан соң тантаналы чара башланып китте. Алып баручы Рөстәм Мусин истәлекле көн тарихы белән таныштырды.
Район җитәкчелеге исеменнән чарада катнашучыларны район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев сәламләде:
- Әле дә илебезгә карата каныгу дәвам итә. Россиянең тотрыклылыгы һәм милләтчелек тарафдарларының вәзгыяте Украинада сугыш уты кабынуга сәбәп булды. Анда да Россия солдатлары хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Кызганыч, бер райондашыбызны, Мари Суыксуы авылы егете Сергей Мосоловны бу операция вакытында югалттык. Сезгә- илебез азатлыгы өчен көрәшкән батыр сугышчыларга рәхмәт әйтәбез,- диде Илшат Илфат улы.
Районыбызда кайнар нокталарда хезмәт иткән 120 ветеран яши. Чечня ветераннары берләшмәсен җитәкләүче Вазыйх Харисов Чечня сугышында һәлак булган, кайткач вафат булган райондашларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү буенча башкарылган эшчәнлек белән таныштырды.
Иске Сәфәрдән Рәмзил Заһитов яшәгән йортка мемориал такта урнаштырылган. Татар Ямалысы мәктәбендә батыр авылдашлары Илнур Нургалиевка багышланган почмак булдырылган. Чечня сугышыннан кайтып мәрхүм булганнарның йортларына Актанышта 4, Тыңламас, Кәзкәй, Усы авылларында мемориал такталар куелган. Тиздән Усы авылында туып-үскән Рамл Хәлиловның исемен мәңгеләштерәчәкләр.
Тантанада Рамилнең әтисе Хәлил абый да чакырылган иде, ул улын һәм аның гаиләсен онытмаган өчен рәхмәт белдерде.
- Күпчелек балалар тарихны белеп бетерми. Безгә күбрәк илебез азатлыгы өчен көрәшкән Бөек Ватан сугышы, кайнар нокталарда батырларча сугышкан райондашларыбыз турында сөйләргә, аңлатырга кирәк,- диде Чечня ветераннары берләшмәсен җитәкчесе Вазыйх Харисов.
Район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, ветераннар советы рәисе Нурулла Нурлыев, әфганчылар берлеге җитәкчесе Илсур Гатин чыгыш ясап үз теләк-фикерләрен җиткерделәр. Батырларны бер минут тынлык белән искә алганнан соң, Рушан хәзрәт һәлак булганнар рухына изге дога аятьләре багышлады.
Тантанада сугышчы-ветераннар тематик җырлар башкарды, аларның патриотик чыгышлары һәркемне тәэсирләндерде, Актанышның икенче санлы мәктәбеннән килгән укучылар өчен тәрбия дәресенә тиң чара булды бу.
Изге гамәлне дәвам итеп тагын бер традиция оештырылды. Ветераннар хәрби хәрәкәтләрдә катнашып һәлак булган райондашлар яткан зиратларда булганнан соң Киров авылында күпбалалы Сабитовлар гаиләсенә барачаклар. Балалар йортыннан 9 сабыйны алып тәрбияләүче гаиләдә ветераннар ел саен очрашу үткәрә, балалар белән бергәләп уеннар оештыралар, чәй табыны артында сөйләшү-әңгәмәләр корыла.
Фоторепортажны әлеге сылтамадан кереп карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев