Яшьләребез "ХӘТЕР ШӘМЕ" акциясенә кушылды
Бүген, 22 июньдә Бөек Ватан сугышы башлануга 81 ел тула.
Сугыш башлануның һәр еллыгы- фронтта, концлагерьларда, оккупацияләнгән территорияләрдә һәлак булучыларны искә алу һәм кайгы көне.

- Илебез күләмендә һәр ел саен "Хәтер шәме" акциясе үткәрелә. Бу акциядә без -яшьләр дә катнашабыз. Без бу турыда онытмаска тиеш!- ди акцияне оештыручыларның берсе "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры урынбасары Эльвира Кәлимуллина.
Сугыш 27 миллионнан артык совет гражданнарының гомерен өзде. Бу фаҗигале дата Ватаныбыз гражданнары хәтерендә мәңге сакланыр.

#свечапамяти2022#хәтершәме2022#помним #актанышяшьлэре #яшьлек #яшьләрүзәге#молодоеминистерстворт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев