И туган тел, и матур тел! рубрикасы буенча яңалыклар
-
Халыкара Туган тел көне белән!
Бүген, 21 февраль, Халыкара туган тел көне!
-
Актанышның яшь нәфис сүз осталары «Халыкара Җәлил укулары» бәйгесендә җиңде
Г.Камал театрында Халыкара Җәлил укулары нәфис сүз әдәби бәйгесенә йомгак ясалды. Тантаналы бәйрәмдә Актанышның яшь нәфис сүз осталары да бүләкләнде.2024 елның 15 октябрендә VII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә старт бирелде. 2024 елның 15 ноябренә кадәр Россия Федерациясенең 25 төбәгеннән һәм чит илләрдән (Әзербайҗан, Болгария, Казахстан, Үзбәкстан, Венгрия, Франция, Кыргызстан, Таҗикстан) 40 меңнән артык гариза кабул ителде. Быел шигырьләр 21 телдә яңгырады. Беренче тапкыр венгр һәм вьетнам телләрендәге хезмәтләр каралды. Конкурсның II этабы нәтиҗәләре буенча финалга 635 катнашучы үтте. 2025 елның 10 гыйнварында жюри карары белән конкурста җиңүчеләр билгеләнде – 107 кеше. Җиңүчеләр 18 февраль көнне Казанда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында конкурсның Гала-концертында тантаналы рәвештә бүләкләнде. Гала-концертның режиссеры Радик Бариев. Сценарий авторы Резеда Зәйниева.
-
“Бәхет йолдызы” фестивале Гран-прие Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучысыныкы!
Актаныш районының шигърият сөюче укучылары 24 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә узган “Бәхет йолдызы” милли татар сәнгате республика фестиваль-бәйгесендә катнаштылар һәм зур уңышларга ирештеләр. Фестивальнең Гран-приена Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучысы Алия Габдрахманова лаек булды.
-
Актаныш тәрбиячеләре туган телдә белем һәм тәрбия бирүче иң яхшы йөз педагог исемлегенә керде
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруга туган телдә тәрбияләү һәм укытуны гамәлгә ашыручы педагоглар арасында республика конкурсы» узды. Актаныш районы тәрбиячеләре туган телдә белем һәм тәрбия бирүче иң яхшы йөз педагог исемлегенә керде.
-
Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия- интернатында «Татарча диктант-2024» акциясе узды
Бүген Актанышта «Татарча диктант-2024» акциясе сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия- интернатында узды.
-
Гимназия укучысы Алтайда Туган телләр олимпиадасында җиңде
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 9 класс укучысы Шакирова Лиана Алтай републикасында узган туган телләр буенча Регионара Себер һәм Көнчыгыш илләре олимпиадасының йомгаклау этабында «Туган телне популярлаштыручы» номинациясе җиңүчесе булды.
-
Актанышта Габдулла Тукайның 138 еллыгына багышланган зур чара узды
Бүген Актанышта, Мәдәният паркының Тукай һәйкәле районыбызның шигырь сөючеләрен үз янына җыйды.
-
26 апрель - Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне!
26 апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне.
-
Тукайга мәхәббәт илә...: Районыбыз укучысы шигырь сөйләүчеләр конкурсында жюри мәхәббәтен яулады
V Бөтенроссия «Тукайга мәхәббәт илә...» дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр конкурсында Актаныш 1 нче урта гомуми белем биру мәктәбенең 8 нче класс укучысы Шайдуллин Рафаэль 2 нче урын яулады.
-
Киров мәктәбе укучылары Габдулла Тукай премиясе лауреатлары иҗатын яхшы белә
Яр Чаллы шәһәрендә узган Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә Габдулла Тукай премиясенә ия булган шәхесләребез иҗаты буенча Республикакүләм конференциясендә «Нәфис сүз остасы» юнәлешендә Хабирова Ләйсән 6 класс укучысы - 1 урын Валиуллина Асылъяр 5 нче класс укучысы - 3 урын. «Фәнни - гамәли эш» юнәлешендә Исмаилова Азалия 8 класс укучысы - 1 урын Габтрахманова Айгөл 10 класс укучысы - 1 урын алдылар.
-
Районыбыз укучылары Халыкара олимпиадада җиңде
Татар теле һәм әдәбияты фәненнән Халыкара олимпиадада сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 8 класс укучысы Ильясова Энҗе призер, 9 класс укучысы Шакирова Лиана һәм 11 класс укучысы Гарифуллина Руфина - җиңүче, укытучылары Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы, Актаныш беренче мәктәбенең 11 класс укучысы Арсланова Энҗе -призер булды, укытучысы Солтанова Ирина Риф кызы.
-
Туган тел аенда: Бүген Яңа Әлем мәктәбендә Габдулла Тукай исемендәге фәнни-гамәли укулар уза
Апрель- татар халкы өчен иң истәлекле ай. Табигатьнең яшәреп, яшьнәп яз фасылының кыл уртасында җиткән мәлендә туган телебезнең сакчысы, бөек Тукаебыз дөньяга килгән. Габдулла Тукай исеме белән бәйләп бай айда төрле чаралар уза, аларның барысы да туган телебез, тарихыбыз, милли гореф-гадәтләребезне саклауга, пропагандалауга юнәлтелә. Бүген Яңа Әлем мәктәбендә уза торган «Габдулла Тукай исемендәге фәнни-гамәли укулар» да шушы традицияләрне дәвам итә.
-
Марат Әхмәтов: «Шаян ТВ» булганда, милләтнең киләчәге өчен кайгыруның кирәге юк
Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе иясе «Шаян ТВ» балалар телеканалына – 5 яшь.
-
Актанышның нәфис сүз осталары «Бәхет йолдызы» республикакүләм конкурс-фестивалендә җиңде
Чаллы шәһәрендә үткән «Бәхет йолдызы» милли татар сәнгатенең республикакүләм конкурс-фестиваленең нәфис сүз номинациясендә Актаныш балалары зур уңышларга иреште.
-
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укытучысы Бөтенроссия «Туган тел» форумында методик остаханә үткәрде
Казанның «Корстон» күңел ачу үзәгендә узган беренче Бөтенроссия Туган тел форумында Актаныш районыннан да бер төркем татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.