Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
И туган тел, и матур тел!

Туган тел аенда: Бүген Яңа Әлем мәктәбендә Габдулла Тукай исемендәге фәнни-гамәли укулар уза

Апрель- татар халкы өчен иң истәлекле ай. Табигатьнең яшәреп, яшьнәп яз фасылының кыл уртасында җиткән мәлендә туган телебезнең сакчысы, бөек Тукаебыз дөньяга килгән. Габдулла Тукай исеме белән бәйләп бай айда төрле чаралар уза, аларның барысы да туган телебез, тарихыбыз, милли гореф-гадәтләребезне саклауга, пропагандалауга юнәлтелә. Бүген Яңа Әлем мәктәбендә уза торган «Габдулла Тукай исемендәге фәнни-гамәли укулар» да шушы традицияләрне дәвам итә.

 "Габдулла Тукай исемендәге фәнни-гамәли укулар" районыбызда беренче тапкыр гына уза әле.

Шулай да районыбыз укучылары әлеге чарага күпләп тартылган. "Сәнгатьле уку", "Фәнни эшләр", "Видеоязмалар" секцияләрендә 75 укучы чыгыш ясый.

Фәнни укуның максаты- 5-11 сыйныф укучыларының иҗади сәләтлеләрен ачу, төрле өлкәләрдә кызыксынуларын булдыру һәм, әлбәттә, бөек шагыйребез Г. Тукайның иҗаты белән якыннан танышу. 

Мәктәпкә килеп керү белән укуларга килүчеләрне Г. Тукай шигырьләрендәге геройлар каршы алды. Яңа Әлем мәктәбе укучылары бик матур һәм сәнгатьле итеп коридорда, баскычта "Бала  белән күбәләк", "Кәҗә белән сарык", "Эшкә өндәү" һәм башка әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Мастер-класслар, күргәзмәләр дә һәркемне кызыксындырырлык итеп эшләнгән иде. 

Фәнни-гамәли укуларны Россия һәм Татарстан гимннары яңгыраганнан соң тантаналы төстә Яңа Әлем мәктәбенең яшь артистлары ачып җибәрде. Укучылар вокал, хореография, нәфис сүз чыгышлары белән чарага бәйрәм төсе бирделәр. Мәктәп директоры Рәмзил Әхмәтов, район мәгариф идарәсеннән Роза Имамова чыгыш ясаячак укучыларга уңышлар теләделәр.

Секцияләрдә чыгышлар тәмамланганнан соң чараның ябылу тантанасында җиңүчеләрне хөрмәтләү оештырылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев