Актанышның 3 нче балалар бакчасы татар теле укытучысы «Туган тел фест- 2025» фестиваленә барачак
19 апрельдə «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасында мəктəпкəчə яшьтəге балаларга татар телендə белем бирүче тəрбиячелəр һəм укытучылар өчен республикакүлəм «Туган тел фест- 2025» узачак. Әлеге истәлекле мөһим чарага Актанышның «Актаныш гомуми үсеш бирүче 3 нче балалар бакчасы» татар теле укытучысы Регина Әбүдәрова да чакырулы.
Фестивальне үткəрү традициягə əйлəнеп бара, ул алтынчы тапкыр Татарстан Республикасы Рəисе каршындагы Татар телен һəм Татарстан Республикасында яшəүче халыклар вəкиллəренең туган теллəрен саклау, үстерү мəсьəлəлəре комиссиясе һəм Татарстан Республикасының Мəгариф һəм фəн Министрлыгы ярдəмендə «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчалары базасында оештырыла.
2019 елдан алып бу чарада Республикадан 500 дəн артык педагог, тəрбияче, методист, татар телендə белем бирүче балалар бакчалары мөдирлəре катнашты.
Фестивальнең максатлары: Татарстан Республикасы балалар бакчаларында татар телен өйрəтүче тəрбиячелəрне үзара таныштыру һəм берлəштерү. Тəрбиячелəрне заманча, алдынгы педагогик кейслар белəн таныштыру. Татар телендə белем бирүнең сыйфатын үстерү процесында барлыкка килгəн проблемалар һəм тəкъдимнəр турында фикер алышу мөмкинлеген булдыру. Балалар бакчаларында татар мохитен ничек булдырырга? Татар теле дəреслəренең нəтиҗəлелеген ничек арттырырга? Балалар татарча иркен аралашсын өчен дəресне ничек алып барырга? Фестивальдə катнашучылар əлеге һəм тагын башка күптөрле сорауларга җавап эзләячəк.
“Бала-Сити” укытучылары һəм республикадагы мəктəпкəчə белем бирү оешмаларының əйдəп баручы белгечлəре осталык дəреслəре күрсəтəчəк. Укытучылар һəм тəрбиячелəр туган телне укытуның төрле методикалары, татар телендə алып барырга мөмкин булган проектлар белəн танышачак. Семинарлар һəм конференциялəрдəн аермалы буларак, фестиваль формаль булмаган аралашуны күз алдында тота, катнашучылар үзлəрен кызыксындырган темалар турында иркен форматта фикер алыша алачак. Шулай итеп, фестиваль татар теле укытучылары һəм тəрбиячелəре өчен тəҗрибə һəм яңадан-яңа идеялəр уртаклашу мəйданына əйлəнəчəк.
"Актаныш гомуми үсеш бирүче 3 нче балалар бакчасы" татар теле укытучысы Регина Әбүдәрова "Күп функцияле җайланма ярдәмендә балаларның сөйләм телен камилләштерү һәм физик активлыгын үстерү» темасын ачыклауда чыгыш ясаячак. Райондашыбызга уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев