“Бәхет йолдызы” фестивале Гран-прие Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучысыныкы!
Актаныш районының шигърият сөюче укучылары 24 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә узган “Бәхет йолдызы” милли татар сәнгате республика фестиваль-бәйгесендә катнаштылар һәм зур уңышларга ирештеләр. Фестивальнең Гран-приена Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучысы Алия Габдрахманова лаек булды.
“Бәхет йолдызы” милли татар сәнгате республика фестиваль-бәйгесе Актанышның яшь нәфис сүз осталарына чыннан да бәхетле мизгелләр бүләк итте, укучыларыбыз “Сәнгатьле сөйләм” номинациясендә җиңү яулап кайттылар.
Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучысы Алия Габдрахманова Гран-прига лаек булды, остазы Альбина Хөсәенова.
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 2 В сыйныфы укучысы Илзия Шакирова 2 дәрәҗә лауреат, Актанышның 2 нче санлы мәктәбе укучылары Алиса Зиннурова 3 нче дәрәҗә лауреат, Диләрә Мингазова 1 дәрәҗә дипломант, Амелия Зиннурова 1 дәрәҗә дипломант булдылар.
Кызларны һәм аларның укытучыларын уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да туган телебезне яратып, тирә-юньдәгеләргә аның матурлыгын, камиллеген танытып, популярлаштырып үсүләрен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев