Республикада рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бердәм тавыш бирү көнендә ТНВда «Бөтен гаилә белән сайлауга!» телемарафоны уза
8 сентябрьдә, Бердәм тавыш бирү көнендә, «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 7.00 сәгатьтән 20.30 сәгатькә кадәр 13 сәгатьлек «Бөтен гаилә белән сайлауга!» телемарафоны уза.
-
11 яшьлек кыз шаурма ашаганнан соң агуланып үлгән
11-летняя школьница из Тетюшского района Татарстана скончалась в ДРКБ. По словам собеседника издания, в выходные девочка съела шаурму, купленную в одном из заведений общественного питания города.
-
Татарстанда «Бала – төп пассажир!» профилактик чарасы үтә
Бүген ТР юлларында автомобильләрдә балаларның куркынычсызлыгын арттыруга юнәлдерелгән масштаблы профилактика кампаниясе үткәрелә. Ел башы статистикасы өметсез: балигъ булмаган пассажирлар катнашында 78 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда өч бала һәлак булган, 86 төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, дип хәбәр иттеләр республика Дәүләт автоинспекциясендә.
-
«Синең чират» форумында катнашучылар Татарстанның 7 районы турында фильм төшерәчәк
19 августта Яшел Үзәндә беренче «Синең чират» («Твоя очередь») форумы узды. Аннары ул Татарстанның тагын 6 шәһәрендә була. Ул республикада яшәүче яшьләргә төбәктә булдырылган мөмкинлекләр турында сөйләүгә, шулай ук аларны Татарстанның яшьләр көн тәртибенә кертүгә юнәлдерелгән. 7 район турында җиде кыска метражлы фильм мирас булачак, аларны форумда катнашучылар үзләре төшерә. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
-
Татарстан кадрлар әзерли торган ресурс үзәкләре булдыруга 7 миллиард сум тоткан
Татарстанда соңгы сигез елда ресурс үзәкләре челтәрен булдыру һәм үстерүгә 8,2 миллиард сум юнәлтелгән. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, аерым алганда, республика бюджетыннан 7,2 миллиард сум бүленгән, ә ресурс үзәкләрендә әзерләнә торган белгечләргә эш урыннары тәкъдим итүче предприятиеләр 980 миллион сумнан артык инвестиция керткән.
-
Миңнеханов хезмәт хакының бер өлешен Курск өлкәсендә яшәүчеләргә ярдәм буларак җибәрде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең хезмәт хакының бер өлешен зыян күргән Курск өлкәсе халкына ярдәм буларак җибәрде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
-
Азнакай, Мөслим, Тукай районнарында яшәүчеләр төньяк балкышын күзәткәннәр
Татарстан районнарында узган төндә төньяк поляр балкыш күзәтелгән. Бу табигать күренешләренең эксклюзив фотоларын шаһитлар Telegram-каналларга да куйганнар.
-
Татарстан илкүләм проект буенча 125 берәмлек урман янгын сүндерү техникасы сатып алган
Татарстанда урман хуҗалыгы тармагы өчен 2019 елдан 125 берәмлек урман культурасы һәм янгын сүндерү техникасы сатып алынган. Республикага яңа техника Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру барышында кайтарылган.
-
«Балтач егетләре» эше: мобилизациядән алып калам дип акча алган Айнурны хөкем итәләр
Казанның Яңа Савин суды Балтач районыннан булган 3 дус арасындагы низагны тикшерә. Аларның берсе, ялган белешмә алып, махсус хәрби операция зонасына барудан качарга теләгән, икенчесе аңа ярдәм итәргә тәкъдим иткән һәм бу хакта өченчесеннән – үзен ФСБ хезмәткәре дип алдаган кешедән ярдәм сораган. Нәтиҗәдә, мобилизацияләнгән ир ярты миллионга алдана.
-
Татарстанда Курск өлкәсе кешеләре өчен махсус счет һәм ярдәм җыю пунктлары ачылды
Бүген Татарстанда Курск өлкәсендә зыян күрүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю эше башланып китте. Казанда аларга кирәкле әйберләрне җыю өчен ике нокта оештырылган, тагын берсе Чаллыда эшли. Акча җыю өчен дә махсус счет да булдырылды.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча өлкән яшьтәгеләрне медицина оешмасына бушлай йөртәләр
2024 ел башыннан Татарстанда авыл җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәге 36,5 мең кеше диспансеризация, вакцинация һәм башка төр медицина процедуралары узу өчен медицина учреждениеләренә бушлай барып кайту хезмәтеннән файдаланган. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, өлкән гражданнарны йөртә торган махсуслашкан транспорт сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә яраклаштырып җиһазландырылган.
-
Казаннан Адлерга бара торган пассажирлар поезды Волгоград өлкәсендә һәлакәткә юлыккан
«Казан — Адлер» пассажир поезды Волгоград өлкәсенең Котельников районында рельслардан төшкән.
-
Татарстанда социаль контракт төзүчеләр өчен илкүләм проект ярдәмендә укыту оештырылды
«Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында дәүләт белән 350 мең сумга кадәр суммага социаль контракт төзеп, үз эшеңне ачарга була. Әлеге мөмкинлектән файдаланып карарга теләүчеләр иң баштан Татарстанның эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды карамагындагы «Минем бизнес» үзәгенең «Эшмәкәрлек әлифбасы» онлайн-курсларында укырга тиеш. 22-25 июльдә узган чираттагы укуларда социаль контрактка дәгъва итүчеләрне бизнес-план төзергә өйрәттеләр, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.
-
АО «Транснефть – Прикамье» проверило состояние приемо- сдаточного пункта в Республике Татарстан
Специалисты АО «Транснефть – Прикамье» выполнили проверку состояния приемо-сдаточного пункта (ПСП) и испытательной лаборатории нефти, а также технического состояния и эксплуатации коммерческой системы измерений количества и показателей качества нефти (СИКН) сторонней организации.
-
В селе Мензелинского района погибло 300 пчелосемей
В деревне Бакчасарай Мензелинского района Татарстана произошел массовый мор пчел, в результате которого пострадали почти все пчелосемьи местных пасечников — около 300 семей.