12 июньдә Түбән Кама шәһәрендә пилотсыз очкычлар (БПЛА) һөҗүменнән 53 кешенең милегенә зыян килгән
12 июньдә Түбән Кама шәһәрендә пилотсыз очкычлар (БПЛА) һөҗүменнән зыян күргән милек буенча гаризалар кабул итү башланды. 14 июньгә булган мәгълүматларга караганда, «кайнар линия»гә барлыгы 53 мөрәҗәгать кергән.
Әлеге саннар эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Радмир Беляев тәкъдим иткән хисапта яңгырады. Гаризаларның 32се — зыян күргән автомобильләргә, ә 21е фатирлар һәм шәхси йортлардагы ватылган тәрәзәләргә кагыла.
Зыян күргән гражданнар гаризаларын 8 (8555) 351-072 һәм 8 (8555) 351-000 телефон номерлары аша тапшыра ала. Шәһәр хакимияте тарафыннан махсус комиссия төзелде, ул китерелгән зыянны бәяләү белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук республика белән берлектә компенсация түләүләре мәсьәләсе дә карала.
Шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр иткәнчә, һөҗүм нәтиҗәсендә зыян күргән дүрт кеше дә хәзерге вакытта табиблар күзәтүе астында, хәлләре тотрыклы, тормышларына куркыныч янамый. Өч кеше стресс фонында сәламәтлекләре начараю сәбәпле медицина ярдәменә мөрәҗәгать иткән. Дүртенче зыян күрүче — 46 яшьлек ир-ат, ул яңак сөягенә кыйпылчык эләгү нәтиҗәсендә хастаханәгә озатылган, аңа операция ясалган.
Хакимият вәкилләре вәзгыятьне контрольдә тота, зыян күрүчеләргә кирәкле ярдәм күрсәтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев