Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Республикада

Бүген Актаныш районы хуҗалыкларының урып-җыюга чыгачак техникасы тикшерелде

Бүген Актаныш районы хуҗалыкларында быелгы урып-җыю эшләрендә катнашачак комбайннарны техник карау һәм кабул итү чарасы узды.

Әлеге мөһим чарада «Татагролизинг» АҖ җитәкчесе Рафаэль Фәттахов, Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев һәм башка җаваплы затлар катнашты. Комбайннарны кабул итү  районыбызның Нур Баян исемендәге хуҗалыгында башланып китте.

Чара барышында «Татагролизинг» АҖ җитәкчесе Рафаэль Фәттахов агымдагы елда кыр эшләренең үзенчәлекләренә һәм бурычларына тукталды:

— Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә, бу атнада республика күләмендә урып-җыю кампаниясендә катнашачак техниканы кабул итү үткәрелә. «Арбаны кышын, чананы җәен әзерләп куярга кирәк» дигән халык мәкале бүген бигрәк тә актуаль.

Без «Әнәк» агрофирмасында басып торабыз. Хуҗалыкта база яхшы, эш шартлары югары дәрәҗәдә. Эш бик дөрес алып барыла:техника паркы яңа авыл хуҗалыгы машиналары белән тулыланып тора. Иске техниканы ремонтлауга нигезсез зур акчалар сарыф итеп, басуда ватылып ятмыйлар.

Республика күләмендәге нәтиҗәләр

Комиссия тикшерүе нәтиҗәләре нигезендә тулы хисап шимбә көнне Татарстан Рәисе каршындагы видеоконференция (ВКС) режимындагы киңәшмәдә җиткереләчәк. Анда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров республика алдында доклад белән чыгыш ясый.

Рафаэль Мәхмүтович кайбер төбәкләрдәге «96–99% әзерлек» дигән рәсми саннарга карата үз фикерен белдерде:

— Техниканың хәлен алдан төгәл белеп булмый, хәтта яңа комбайннарның да басуда ватылу куркынычы бар. Шуңа күрә төп игътибарны эш сыйфатына һәм куркынычсызлык кагыйдәләренә юнәлтергә кирәк.

Механизаторларга мөрәҗәгать: Иминлек — беренче урында!

Кыр эшләрендә иң мөһиме — кеше гомере һәм сәламәтлеге. «Татагролизинг» җитәкчесе быелгы урып-җыю чорында катнашучы комбайнчыларга һәм техника куркынычсызлыгы өчен җаваплы белгечләргә мөрәҗәгать итте:

  • Ашыкмаска: Гектарлар артыннан куып, эш сыйфатын һәм куркынычсызлыкны онытырга ярамый.

  • Сәламәтлекне сакларга: Иң мөһиме — үзегезне саклау. Сабырлык белән, зур игътибар туплап эшләү таләп ителә.

  • Нәтиҗә: 2026 нчы елның урып-җыю кампаниясен югалтуларсыз, уңышлы тәмамларга насыйп булсын.

— Хөрмәтле механизаторлар! Кыр батырлары буларак сезнең район күләмендә узачак «Уңыш бәйрәме»ндә дә нәкъ менә шушы составта, сау-сәламәт килеш очрашып, бер-беребезгә рәхмәт сүзләре әйтергә язсын, — диде Рафаэль Фәттахов.

Чираттагы бурычлар: Азык әзерләү һәм силос

Бүгенге көндә районда терлек азыгы әзерләү тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгында эшлекле тынлык («передышка») чоры чираттагы эш кампанияләре арасында ай-ике айдан артык булмый, ул да бик тиз сизелмичә үтеп китә.

Актаныш районы юлларында хәрәкәт куркынычсызлыгы аерым игътибар үзәгендә булырга тиеш. Хәзерге вакытта федераль трассаларда (М7, М12 юлларында) машиналар бик зур тизлектә йөри. Трасса аша чыкканда яки юлга кушылганда игътибарлы булырга, «җитешермен әле» дип куркыныч адымнар ясамаска, үзеңне һәм техникаларны сакларга кирәк.

Быелгы һава торышы да, уңыш та яхшы. Бу исә кыр хезмәткәрләре өчен чын бәйрәм рухы тудыра. Иң мөһиме — бу байлыкны югалтуларсыз җыеп алу. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев