Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Газета рубрикалары

Ислам нигезләрен өйрәтә

Авыл мөгаллимәсе.

Филиза СӘЛАХОВА

Чишмәбаш авылының бердәм халкы элек-электән сакланып калган гореф-гадәтләргә яңа сулыш биреп яши. Милли, мәдәни, дини чараларга балаларны да тарталар.

Авыл зур түгел, балалар саны аз. Шуңа карамастан, каникул, ял-бәйрәм вакытында шәһәрдән кайтучылар белән шактый җыелалар. Тәрбияви мирасны киләчәк буынга тапшыру өчен тырышалар.

Иске Байсар җирлегенә караган Чишмәбаш Актаныш районының искиткеч матур табигать кочагында, җәйрәп аккан Сөн елгасы буенда урнашкан. Башкортстан Республикасы авыллары белән чиктәш. Клубларында авыл музее булдырганнар.

Биредә бик күркәм итеп төзелгән мәчет тә эшләп тора. Аның ачылуына быел 25 ел.

– “Әзһәм” мәчетенең юбилей датасын каршыларга җыенабыз. Төзекләндерү эше алып барыла. Мәчетнең буш торганы юк. Ләкин тагын да күбрәк йөрсеннәр иде, дигән зур теләк бар. Кешене дин юлына күбрәк тартырга иде. Аллаһы Тәгалә юлын ачсын, калебне каплап торучы пәрдәне алсын, – дигән теләген җиткерде мөгаллимә Хәния Мәннанова.

Чишмәбашта гомер итүче Хәния Назыйф кызы – авылда ислам динен тарату, өйрәтү буенча шактый тәҗрибә туплаган, дипломлы мөгаллимә. Үзе ул 2010 елда дингә килгән. Мөгаллимә янына укырга йөреп, Коръән укырга өйрәнгән. Шул елда Яр Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәдрәсәсенә укырга керә. Курсларда белемен ныгыта. Бер ел элек Казанда Россия ислам институтында белем күтәрү курсларын уңышлы тәмамлап кайтты. 

Мәчеттә дини укулар, вәгазь кичәләре даими үткәрелә. Хәния Мәннанова баштагы елларда балаларга башлангыч дини белем бирсә, соңрак хатын-кызларны да җәлеп иткән.

– Авылыбыз зур түгел, укытырга балалар юк. Җәй көне балалар 20-25 тирәсе җыела. Шәһәрдән кунакка кайтканнар да мәчеткә килә. Иман, ислам нуры керсен дип, аларны җыеп, ялларын дини-әхлакый юнәлештә үткәрергә тырышам. Глүзә Хәертдинова булыша. Ислам дине нигезләре, догалар өйрәтәбез, – диде Хәния остаз.

Балалар саны аз булуга карамастан, районкүләм намаз уку бәйгеләрендә катнашырга тырышалар. Быел сигезенче сыйныф укучысы Саматны алып килгән иде мөгаллимә. Ул аны бәләкәйдән үк укыткан. Самат азан әйтә, догалар укый. Мәликә исемле кыз да остазы уздырган дин дәресләренә йөргән.   

Тиздән җәй җитәр. Ялга кайтучы балаларга авылның күркәм мәчетендә гыйлемле мөгаллимә апалары белән очрашу, Аллаһы Тәгаләнең гыйлемен, пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәтен өйрәнү насыйп булсын. 

Кышкы чорда Хәния абыстай Чишмәбашның “Әзһәм” мәчетендә хатын-кызларга вәгазь дәресләрен атна саен диярлек үткәргән. 5-6 авылдашы даими йөреп, аның берсе исә Коръән укуга да тартылган.

Кечкенә авылның зур табышы менә шундый гап-гади, әмма ихлас адымнар белән табыла. Дәвамлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев