Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Надежда Бабкина «Агыйдел» биючеләренә: Техникагыз- гаҗәеп, костюмнарыгыз «тәмле», чыгышыгыз- профессиональ! (фото һәм видео)

29 апрель көнне «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле НТВ каналы оештырган россиякүләм иң халыкчан «Страна талантов» проектында чыгыш ясады. «Ай, былбылым» хореографик композициясе белән танылган Россия йолдызларын да таң калдырды.

 

      Тапшыруның алып баручысы танылган артист Алексей Воробьёв безнең чибәр кызларыбызны шаяртып та алды: "Ни өчен былбыл, ә чыпчык түгел?", диде ул үзенең "Воробьев" фамилиясенә ишарәләп.

          Ансамбльнең оешу тарихы һәм иҗат юлы белән сәнгать җитәкчесе Лилия  Фәтхуллина таныштырды. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов "Агыйдел" ансамбленең районыбыз, республикабызның горурлыгы булуын ассызыклады:

- Без татар халкының гореф-гадәтләрен саклап яшибез. 55 еллык тарихы булган Агыйдел ансамбле ун елын дәүләт ансамбле статусында чыгыш ясый. Бу районыбыз өчен искиткеч зур мәгънәгә ия", диде Ленар Рафак улы видеоязма аша.

 

           Россиянең танылган сәнгать осталары тын да алмыйча "Агыйдел" ансамбле башкаруында "Ай, былбылым" хореографик композициясен карады. Чыгыш тәмамлангач, бер-бер артлы хозурлануларын белдерделәр.

-  Сәхнә костюмнарына гына карагыз, ә башкару культурасы... Гадәттә мондый биючеләр үзәккә, башкалага барырга омтыла, чөнки  башкалада профессиональ башкаручыларның каймагы җыела. Менә бу географияне бераз үзгәртергә иде. "Агыйдел" биючеләрен Актанышка барып карасыннар иде. Бүгенге тапшыруда Татарстанда Казаннан башка, искиткеч биючеләре булган Актанышның да барлыгын белдек-, дип соклануын белдерде танылгын актёр, кинорежиссёр, хореограф Антон Дружинин. 

- Сез барыгыз да Актаныш авылында яшисезме? Искиткеч! Бу гадәти булмаган, оригиналь бию!  Башкару техникасы  гаҗәеп! Костюмнарыгыз да "тәмле"! Профессиональ чыгыш!  Зур, колачлы мәгърур Агыйдел елгасының чын чагылышы сез. Бик гармонияле килеп чыкты. Нәфислек, үз-үзеңә ышанганлык, кыюлык, энергия, бер сүз белән әйткәндә, искиткеч! Зур рәхмәт сезгә!- диде Россиянең халык артисты, «Русская песня» театры сәнгать җитәкчесе-директоры Надежда Бабкина.

 

https://vk.com/video277625076_456240648

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев