Районыбыз җитәкчеләре Актанышның беренче санлы мәктәбен озак еллар җитәкләгән Илгизәр Шәвәлиевне юбилее белән котлады
Актанышның беренче санлы мәктәбен озак еллар җитәкләгән, «Мактаулы остаз» билгесе иясе һәм башка бик күп дәрәҗәле исемнәргә лаек булган Илгизәр Фәтхел улы Шәвәлиевкә 80 яшь тулды.
Актаныш районы мәгарифенә онытылмаслык тирән эз калдырган Илгизәр Фәтхел улын бүген район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова олуг юбилее белән котладылар.
Дилбәр Миркасыйм кызы Илгизәр Шәвәлиевкә район башлыгы Ленар Зариповның Рәхмәт хатын, Актанышның бренд күчтәнәче- чәкчәк ташырды. Актаныш районы мәгарифенә зур өлеш кертүе, саллы хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
Актанышның беренче санлы мәктәбен тәмамлаган Раниза Митьян кызы остазларының хезмәт юлын үрнәк итеп үзе дә педагог һөнәрен сайлаган. Мәктәп директоры Илгизәр Шәвлиевкә, сыйныф җитәкчесе Рәйсәлә Шәвәлиевага классташлары исеменнән дә, район мәгариф идарәсе җитәкчесе буларак та хөрмәтләү сүзләрен җиткерде, бүләкләр белән сөендерде.
Илгизәр абый бүгенге көндә тормыш иптәше, якын дусты, фикердәше, хезмәттәше Рәйсәлә Гавис кызы белән бик матур итеп бәхетле өлкәнәю чорын кичерәләр.
Бер-берсен ярты сүздән аңларга өйрәнгән парларның тормышы соклангыч. Бүгенге котлауларны да Шәвәлиевләр парлап, бергәләп кабул иттеләр. Озак еллар районыбызның төрле мәктәпләрендә аң-белем тараткан укытучылар, хезмәт юлларының шактый өлешен Актанышның беренче санлы мәктәбенә багышлаганнар.
Илгизәр Шәвәлиев- новатор җитәкче буларак тарихка кереп калган мәктәп директоры ул. Актанышның беренче санлы мәктәбендә блоклы укыту системасын да районда, республикада беренчеләрдән ул кертеп җибәрә. Балаларның һәрберсенә шәхес итеп карый, укытучыларны балага «икеле» билгесе куеп кимсетмәскә куша. Мәктәпнең республика олимпиадаларында ныклы әзерлек белән катнашып беренче урыннарны яулавы нәкъ Илгизәр Фәтхел улы директорлык иткән чорларга туры килә. Бу хакта өлкән мөгаллимнәр бүген дә шатланып, елмаеп, канәгатьлек хисләре белән искә алдылар, уку-укыту, тәрбия эшчәнлегендәге асыл тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Җитәкчеләр хәзер дә ата-аналар белән тагы да кулга-кул тотынып эшләүдә Шәвәлиевләр үрнәген куллану кирәклеген әйттеләр.
Шәвәлиевләрнең балалары-кызлары, кияүләре, оныклары да әти-әниләре үрнәгендә республикабызның төрле шәһәрәләрендә милләтебезгә матур итеп хезмәт итәләр. Гаиләләре бик күркәм, Илгизәр абый белән Рәйсәлә апаны һәрвакыт кайгыртып, кадерләп яшиләр. Ислам дине кануннарын үтәп гомер кичерәләр, барысы да намазда, мөселман бәйрәмнәрендә зур гаилә әти-әниләре янына Актаныштагы төп нигезгә җыела, өлкәннәрнең урыны һәрчак түрдә. Рәйсәлә апа, кызларыбыз кайткач, «И, әтиебез, синнән үрнәк алып яшибез!», дип кочаклап әтиләренә рәхмәт әйтәләр, ди.
Хөрмәтле Илгизәр Фәтхел улы!
Сезне без дә олуг юбилеегыз белән ихластан котлыйбыз!
Сезгә җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ныклы сәламәтлек юлдаш булсын.
Бүгенге көндә сез бәхетле кеше. Сезнең янәшәгездә шатлыкларны уртаклашучы, кайгы-хәсрәтләрне бүлешүче, ышанычыгыз һәм таяныр кешегез - тормыш иптәшегез Рәйсәлә ханым, сезне яратучы балаларыгыз, оныкларыгыз, якыннарыгыз бар. Киләчәктә дә шулай туганнарыгыз янәшәсендә аларның күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын.
Сезгә насыйп булган бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек - ярты бәхет, диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
Ләйсән Газизова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев