Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Сез сораган идегез

2026 елда кемнәр пенсиягә 2 елга иртәрәк чыга ала?

Моның өчен шәхси хисап күчермәсен «Госуслуги» порталы аша тикшерегез.

37 ел стажы булган хатын-кызлар һәм 42 ел стажлы ир-атлар лаеклы ялгa гомуми билгеләнгән яшьтән 24 айга иртәрәк чыга ала. Шунысы бар, минимум 30 пенсия балы кирәк булачак.

Льготалы стажга иминият кертемнәре түләнгән эш чоры, больничныйлар, армиядә хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә (СВО) катнашу гына исәпләнә. Бала карау ялы, өлкәннәрне карау, уку һәм хезмәт биржасында торган вакыт исәпкә алынмый.

Мәсәлән: 54 яшьлек хатын-кызның гомуми стажы — 39 ел, шуның 2 елын ул бала карау ялында үткәргән. Бу чорны алып ташлагач, 37 ел льготалы стаж кала — шарт үтәлә, аның пенсиягә ике елга иртәрәк чыгу хокукы бар.

Әгәр кайсы да булса чор турында мәгълүмат җитмәсә, архив белешмәләрен соратып алыгыз һәм мәгълүматны төзәтүгә гариза языгыз. Вакытыннан алда пенсия шәхси мөрәҗәгатьтән соң гына билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев