Татарстан көнендә өстәмә ял көне көтелми
Быел 30 август якшәмбегә туры килә. Шуңа күрә бәйрәм уңаеннан өстәмә ял көне булмаячак — дүшәмбегә күчерү каралмаган.
Биш көнлек эш атнасы буенча эшләүчеләр өчен август аенда 21 эш көне һәм 10 ял көне көтелә. Әгәр сез алты көнлек атнада эшлисез икән, августта 26 эш көне булачак.
Бәйрәм атна ахырына туры килү сәбәпле, ял көннәре санына үзгәреш керми. Күпчелек оешмалар гадәти режимда эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев