Миңнедүсә апа Идрисовага — 90 яшь!
Яңа Җияш авылында гомер итүче Миңнедүсә апа Идрисова үзенең күркәм юбилеен — 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды.
Олуг юбилее уңаеннан аны район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов һәм Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Рания Әхмәтова тәбрикләде, ихлас теләкләрен җиткерде.
90 яшь — ул гомер юлына, тырыш хезмәткә, гаилә җылылыгына һәм бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәсенә бай зур бер чор. Мондый дәрәҗәле юбилей — кешенең лаеклы гомер нәтиҗәсе, якыннары өчен исә чиксез горурлык.
Без дә Миңнедүсә апаны чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Киләчәк көннәре дә якты, тыныч һәм бәрәкәтле булсын. Һәр таңны шатлык белән каршы алып, якыннарының җылысын тоеп, озак еллар сәламәтлектә һәм иминлектә яшәргә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев