Актанышта махсус хәрби операция батыры Нияз Фәррахов истәлегенә икенче шахмат турниры уза
Бүген Актанышның Балалар иҗат үзәгендә шахмат буенча күптапкырлар Татарстан чемпионы, махсус хәрби операция батыры Нияз Фәррахов истәлегенә икенче тапкыр ачык турнир уза.
Нияз Фәррахов- яшьтән физик яктан сау-сәламәт, көчле рухлы, акыллы булып үсә. Мәктәптә укыганда шахмат спортына гашыйк райондашларыбыз Фәһим Галимов белән Илдар Имамовның шахмат түгәрәге ачып җибәрүен ишетә дә, беренчеләрдән булып әлеге түгәрәккә языла. Укучысының махсус хәрби операциядә һәлак булуы остазны нык тетрәндерә. Күптапкырлар Татарстан Республикасы, Актаныш районы чемпионы исеменә лаек булган Нияз Фәрраховның исемен мәңгеләштерү теләген район башлыгы Ленар Зарипов та хуплап ала. Менә шулай итеп район җитәкчелеге хәер-фатихасы белән бүгенге турнир барлыкка килә дә инде. 2024 елдагы ярышка 61 бала катнашса, быел акыл уенында көч сынашучылар тагы да арткан. Алар арасында ветеран спортчылар да бар. Турнир турында алда тулырак яктыртачакбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев