Актаныш балалар иҗат үзәгендә СВО Герое Нияз Фәррахов истәлегенә шахмат турниры узды
Актаныш балалар иҗат үзәгендә икенче тапкыр Актанышның җыелма командасы составында күп тапкырлар Татарстан чемпионы, махсус хәрби операция Герое, «Батырлык ордены» иясе Нияз Фәррахов истәлегенә багышланган ачык шахмат турниры узды.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов турнирның ачылыш тантанасында
Нияз Фәррахов кебек атаклы шахматчыларны тәрбияләгән тренерлар Фәһим Галимовка һәм Илдар Имамовка рәхмәт белдерде.
Ниязның җаны җәннәттә булсын. Бүген көрәшүче егетләребез исән-сау гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар. Барлык чараларны да оештырырга була, әмма иң мөһиме — тыныч күк йөзе. Оештыручыларга зур рәхмәт!- диде Ленар Рафакович.
Турнирны ачуда Ниязның әнисе Ира ханым, әбисе Роза Сергеева һәм СВО зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан абыйсы Александр Сергеев катнашты.
Роза апаның истәлекләре батыр Нияз абыйлары турында балаларга тулырак аңларга ярдәм итте.
Кайчандыр ул да бит шахмат беренче адымнарын менә шушы малайлар-кызлар кебек ясаган:
Әгәр оныгым исән булса, аңа 32 яшь тулган булыр иде. Ул балачактан ук нык, акыллы иде, сирәк авырды. Бабасы, Георгий, физика һәм математика укытучысы, аны шахмат уйнарга өйрәтте. Шахмат түгәрәге ачылгач, Нияз аңа беренчеләрдән булып язылды. Ул мәктәптә һәм институтта бик яхшы укыды. Актаныш агрегат заводыннан бронь ала алса да, беренче көннәрдән үк махсус хәрби операциягә мобилизацияләнде. Ләкин ул: "Мин армиядә хезмәт иттем, ничек читтә кала ала алыйм?" дип барыбызга да туган иленең патриоты буларак җавап бирде. Ике тапкыр ялга кайтты, ә аннары штурм вакытында һәлак булды. Без якты эз калдырган улыбыз белән чиксез горурланабыз!
Быел оештыручылар ярышларны 29 апрельдә — Ниязның туган көнендә уздырырга ниятли.
Беренче турнир 2024 елның августында Фәһим Галимов инициативасы белән узды. Ә бу юлы без Ниязның туган көнен сайладык. Соңгы ялга кайтуында ул яңа телефон сатып алган иде, һәм менә хәзер аны кулыма алып утырганда телефонда шахмат кушымтасы урнаштырылганын күрдем. Ул бу уенны бик ярата иде. Хәтерлим әле, берәр кая чакырсаң: "Әни, бер генә партия калды», - дия иде, дип күз яшьләре аша улының шахмат спортына фанатлыгы хакында искә төшерде Ира апа.
Ниязның әнисенең энесе, абыйсы Александр Сергеев та турнирны ачу тантанасында катнашты. Ул махсус хәрби операциядә Херсон юнәлешендә неонацизмга каршы көрәшә. Кавказдагы хәрби хәрәкәтләр ветераны, Нияз мобилизацияләнгәч, аның артыннан ук хәрби контаркт төзи.
Ачылыш вакытында мин Ниязны искә алып елап утырдым. Аның белән чираттагы ял вакытында очрашкан идек, ул: «Операция беткәнче шунда булачакбыз, абый», - диде. «Батырлык ордены"н болай гына бирмиләр — ул зур хәрефле Кеше иде. Аны мобилизацияләгәннән соң мин дә СВОга киттем. Ватанны сакларга кирәк", - дип уртаклашты Александр.
Нияз Фәрраховның тренеры Фәһим Галимов аны иң тәртипле укучым иде, дип искә төшерде:
Нияз иң тәртипле укучы иде. Ул бәхәсләшми, тискәреләнми, хаталары өстендә эшли белә торган иде. Көчле шахматчы гына түгел, тыйнак, акыллы кеше дә иде. Безнең команда аның белән зур уңышларга иреште.
Турнирда 80 гә якын спортчы катнашты, шул исәптән балалар бакчасыннан 8 бала да акыл уенында көчләрен сынады. Узган ел уенчылар саны 61 иде.
Актаныш районы шахмат федерациясе җитәкчесе Фәрит Салихов яшь шахматчыларга мөрәҗәгать итеп, "Акыллы, кыю булып үсегез, якыннарыгыз өчен терәк булыгыз!», дип, изге теләкләрен ирештерде.
Ниязның гаиләсе ярышларны оештыруда актив ярдәм итә. Шулай ук район хакимияте дә җиңүчеләрне бүләкләргә акча бүлеп биргән. Бу турнир-ярыш кына түгел, ә якташларыбызның йөрәгендә калачак герой турында җанлы истәлек.
«Мәрхүмнәрне хәтерлиләр икән- алар исән!", - бу сүзләр әһәмиятле вакыйганың рухын бик яхшы чагылдыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев