Нәни шахматчыларыбыз Казанда көч сынашты
Казанда 9-13 март көннәрендә 9 яшькәчә балалар арасында шахмат буенча Татарстан беренчелеге узды. Югары лигада шәһәрләрдән килгән иң көчле кыз-малайлар уйнаса, Актаныш шахмат мәктәбеннән биш укучы беренче лигада авыл спортчылары арасында көч сынады. Аяз Басыйров - I, Аяз Закирҗанов - II, Әмир Сәлимгәрәев III урынны яуладылар. 6 яшьлек Илдан Саматов...
Казанда 9-13 март көннәрендә 9 яшькәчә балалар арасында шахмат буенча Татарстан беренчелеге узды. Югары лигада шәһәрләрдән килгән иң көчле кыз-малайлар уйнаса, Актаныш шахмат мәктәбеннән биш укучы беренче лигада авыл спортчылары арасында көч сынады. Аяз Басыйров - I, Аяз Закирҗанов - II, Әмир Сәлимгәрәев III урынны яуладылар. 6 яшьлек Илдан Саматов һәм Ильяр Хафизов та матур уен күрсәттеләр. Остазлары - Фәһим Галимов, Илдар Имамов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев