Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Тәмле булсын!

КЫЯРДАН БИК ТӘМЛЕ САЛАТ

Бу рецепт буенча әзерләнгән кыяр салаты бик тәмле, хуш исле һәм сакларга уңайлы.

Ингредиентлар:

  • 3–4 кг кыяр
  • 500 г томат пастасы (400 г да ярый)
  • 1 стакан шикәр комы
  • 1 стакан үсемлек мае
  • 2 аш кашыгы тоз
  • 2 баш сарымсак
  • 1 чәй калагы вакланган кара борыч

Әзерләү тәртибе:

  • Кыярларны юып, телемләп турагыз. Сарымсакны вак итеп турагыз яки угычтан чыгарыгыз.
  • Туралган кыярларга томат пастасы, шикәр комы, үсемлек мае, тоз, сарымсак һәм кара борыч өстәп, барысын да яхшылап болгатыгыз.
  • Әзер масса 3 сәгать дәвамында торырга тиеш. Бу вакытта аны ара-тирә болгатып алырга кирәк.
  • Аннары салатны утка куеп, якынча 15 минут кайнатырга. Кайнап чыкканнан соң 180 мл уксус өстәргә һәм тагын бер кат болгатырга.
  • Әзер салатны алдан стерильләнгән банкаларга тутырып, капкачлар белән ябып куярга.

Тәмле булсын!

Фото: ЯФ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев