Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш Әфганстан җиреннән совет гаскәрләре чыгарылуның 28 еллыгын билгеләп үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген, 15 февральдә, сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. 28 ел элек бу көнне Әфганстан җиреннән совет гаскәрләре чыгып бетте. Һәр елдагыча, быел да әлеге дата Актаныш районында тантаналы чаралар белән билгеләп үтелде. Тугыз елга сузылган ул сугышның нәтиҗәләре аяныч - анда 15 меңгә якын ватандашыбыз һәлак булды, 50 мең тирәсе кеше...

Бүген, 15 февральдә, сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. 28 ел элек бу көнне Әфганстан җиреннән совет гаскәрләре чыгып бетте.
Һәр елдагыча, быел да әлеге дата Актаныш районында тантаналы чаралар белән билгеләп үтелде.
Тугыз елга сузылган ул сугышның нәтиҗәләре аяныч - анда 15 меңгә якын ватандашыбыз һәлак булды, 50 мең тирәсе кеше яраланды.
Хәрбиләребезнең Әфган сугышындагы батырлыгына ихтирам йөзеннән 15 февраль хәзер сугышчы-интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
Чарада Актаныш районы башлыгы урынбасары Илфак Бариев катнашты. Районыбыз имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин Әфганстан җирендә вафат булган райондашларыбыз рухына дога укыды.
Аннан соң чарада катнашучылар Әфган сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл-бюстларга чәчәкләр салдылар. Хәрби бәрелешләрдә һәлак булган һәм тыныч тормышта арабыздан вакытсыз киткән сугышчан иптәшләрен алар бер минут тынлык белән искә алдылар.
Очрашу чәй табыны артында эчкерсез аралашу белән дәвам итте.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев