Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта укытучылар бәйрәме үтте ( +ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Укытучы көне-үзенчәлекле җылы бәйрәм. Чөнки аны мәктәп бусагасын атлап кергән һәркем билгеләп үтә. Шул уңайдан, бүген 5 октябрь көнне Актаныш мәдәният сараенда бик матур чара булды. Ул үзенчәлекле башланып китте. Ничәмә-ничә еллар балаларга белем бирүдә хезмәт куйган ветеран укытучыларны искә алу бәйрәмне тулыландырып, баетып җибәрде. Шулай ук бәйрәм хөрмәтенә әзерләгән...

Укытучы көне-үзенчәлекле җылы бәйрәм. Чөнки аны мәктәп бусагасын атлап кергән һәркем билгеләп үтә. Шул уңайдан, бүген 5 октябрь көнне Актаныш мәдәният сараенда бик матур чара булды.
Ул үзенчәлекле башланып китте. Ничәмә-ничә еллар балаларга белем бирүдә хезмәт куйган ветеран укытучыларны искә алу бәйрәмне тулыландырып, баетып җибәрде. Шулай ук бәйрәм хөрмәтенә әзерләгән видеосюжет та залда утыручыларның кәефен күтәрде.
Мөгалимәләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләргә сәхнәгә район башлыгы Фаил Камаев күтәрелде. Ул үзенең ихлас теләкләрен җиткерде һәм үз һөнәрендә аеруча зур уңышларга ирешкән укытучыларга бүләкләр тапшырды.
Җылы котлау сүзләре һәм теләкләрен укытучылар адресына муниципаль районның башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов юллады. Шулай ук Рөстәм Алмаз улы "Ел укытучысы" конкурсының төрле номинацияләрендә призлы урыннарны яулаган мөгалимәләрне тәбрикләде, ленталар кидерде.
Район башлыгының урынбасары Илфак Бариев һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча үтәүче Раниза Шакирова да залда утыручы хөрмәтле укытучыларгы матур сүз, җылы теләкләрен җиткерделәр.
Бәйрәм чарасында районның иң яхшы укытучылары, тәрбиячеләре, педагогик хезмәт ветераннары РФ Фән һәм Мәгариф Министрлыгының, РТ Фән һәм Мәгариф Министрлыгының, муниципаль район башлыгының һәм район мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары, акчалата бүләк белән тәбрикләнделәр.
Барлык чыгышлар һәм тәбрик сүзләре район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан куелган концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәмдә букет-букет чәчәкләр, көләч йөзләр һәм күтәренке кәеф иде...
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев