Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта "“Өй алдыбыз – гөлбакча -2016” бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләр билгеле.

29 август көнне "Өй алдыбыз - гөлбакча -2016" район бәйгесенә йомгак ясалды. Гап-гади гүзәллек дөньясын тудыру, чәчәкләр-гөлләр үстерү өчен күп көч-тырышлык түгәргә кирәк. Тирә-якны яратучы райондашларыбызның күңелләре төпкелендә шытым биргән матурлык орлыклары аллы-гөлле чәчкәләр булып, җир өстенә үсеп чыкканнар да, күпме кешегә шатлык өләшәләр. Кемнәр алар - җиңүчеләр? Район үзәгендәге...

29 август көнне "Өй алдыбыз - гөлбакча -2016" район бәйгесенә йомгак ясалды. Гап-гади гүзәллек дөньясын тудыру, чәчәкләр-гөлләр үстерү өчен күп көч-тырышлык түгәргә кирәк. Тирә-якны яратучы райондашларыбызның күңелләре төпкелендә шытым биргән матурлык орлыклары аллы-гөлле чәчкәләр булып, җир өстенә үсеп чыкканнар да, күпме кешегә шатлык өләшәләр.
Кемнәр алар - җиңүчеләр? Район үзәгендәге шәхси йортта яшәүчеләр арасында беренче урында Люция Акмалова, Илиза Әхмәтханова, Альбина Нурисламова- икенче, Рушания Мөхәмәтҗанова, Рәмзәлия Закирова, Рәвидә Нурлыевалар өченче урынга лаек булдылар.
Оешма-предприятиеләр арасында- Район мәдәният йортыI, "МНКТ, Саклык банкы - II, үзәк хастаханә, Универсаль спорт комплекс - III урынны алды. Мәгариф учреждениеләреннән район үзәгендә гуманитар гимназия-интернат, Актанышның 2 нче мәктәбе, Актанышның 1нче мәктәбе; авыл җирлекләрендә Татар Суыксуы, кадет-мәктәбе; тугызьеллыклар арасында Такталачык коррекцион мәктәбе, Богады, Меңнәр, Такталачык мәктәпләре I-III урынга ия булдылар. Район үзәгендә 3нче санлы "Тылсым", 1нче санлы "Умырзая", 6 санлы балалар бакчалары, авылларда Киров, Пучы, Яңа Әлем балалар бакчалары, мәдәният учаклары арасында Түке, Әтәс, Байсар, Киров, Карт авылы клублары; ФАПлар арасында Тат. Ямалы, Чуракай, Бүләк фельдшер-акушерлык пунктлары, иман йортлары арасында Колын, Пучы, Качкын авыллары мәчетләре иң яхшы чәчәк үстерүчеләр дип табылдылар.
Авыл җирлекләрендәге шәхси хуҗалыклар арасында Уразайдан Кадрия Әдһәмова җиңүче дип табылды. Теләкәйдән Гөлсәрия Әмирова, Апачтан Фиразия Нәҗметдинова - икенче, Айманнан Зәйнәп Шәйхетдинова, Актанышбаштан Дилүсә Әмирханова, Калмаштан Альбина Исламовалар өченче урыннарны яуладылар. Солтанголдан Мәдәния Гыйлметдинова, Аештан Зәйнәп Разова, Зөбәердән Диләрә Талиповаларның да үз бакчаларын гөл итеп тотучылар икәнлеге мәгълүм булды.
Һәр елны йортларын гөлләр утравына әйләндергән райондашларыбыз арасында гран-при иясе билгеләнә. Төрле һөнәр ияләре бар алар арасында. Быелгы бәйгенең төп җиңүчесе - Иске Кормаш авылыннан Венера Хаҗиевага Чәчәкләр алиһәсе дигән исем бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев