Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Балалар туклануы – көнүзәк мәсьәлә

Мәктәптә, балалар бакчасында балаларның көндәлек туклануын дөрес оештыру бик мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Шуны исәпкә алып, март аенда район хакимиятенең икътисад, район мәгариф бүлеге һәм Роспотребнодзор оешмасы хезмәткәрләре тарафыннан мәгариф учреждениеләренә рейдлар үткәрелде. Әлеге рейд нәтиҗәләре белән таныштыруын үтенеп, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге федераль хезмәтнең Яр...

Мәктәптә, балалар бакчасында балаларның көндәлек туклануын дөрес оештыру бик мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Шуны исәпкә алып, март аенда район хакимиятенең икътисад, район мәгариф бүлеге һәм Роспотребнодзор оешмасы хезмәткәрләре тарафыннан мәгариф учреждениеләренә рейдлар үткәрелде. Әлеге рейд нәтиҗәләре белән таныштыруын үтенеп, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге федераль хезмәтнең Яр Чаллы шәһәре буенча Актаныш районындагы территориаль бүлек җитәкчесе урынбасары Луиза Хафизовага мөрәҗәгать иттек.
- Рейд барышында аеруча нәрсәләргә игътибар иттегез?
- Без үзебезнең тикшерүләр барышында балалар учреждениесенә туклану өчен кабул ителгән ашамлыкның сыйфатын раслаучы документлары: тәңгәллек сертификаты, декларация, ветеринар-санитар экспертиза үткәнлеккә документ булуны, эшләнгән вакыты, эшләп чыгаручының адресы, саклау температурасын үз эченә алган этикетка булуны (аны ризык беткәнче саклауны тәэмин итеп), алынган товарга товар-транспорт накладное белән алынуын таләп итәбез. Шулай ук, ашамлыкларны дөрес, тиешле температурада һәм дымлылыкта саклау зарур, ул инде склад бүлмәләренә куелган психрометр белән генә күзәтелә.
Авыл җирлегендә урнашкан мәктәпкәчә һәм мәктәп балалар учреждениеләрендә мәктәп яны участокларында яшелчә һәм җиләк-җимеш продукцияләрен җитештерүгә мөмкинлек бар. Һәм санитар таләпләр буенча үз бакчаларында үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчә авыр металларның тозына, радиологиягә, пестицидларга лаборатор тикшерү үткәннән соң, сыйфаты таләпләргә җавап биргән очракта, ашханәләрдә ризык әзерләү өчен кулланырга рөхсәт ителә. Ел дәвамына җитәрлек азык запасы базларда үз вакытында араланып торырга тиеш, чөнки черегән яшелчә йогышлы иерсиния авыруын китереп чыгарырга да бик мөмкин. Беренче марттан соң базларда дөрес сакланган яшелчә бары тик пешерелеп кенә бирелергә тиеш. Шулай ук, балалар туклануында эндемик авыруларның профилактикасы өчен йодлаштырылган ипи (аны безнең үзебезнең Актаныш икмәк комбинаты ("Умница" ипие) һәм витаминлы кушылма белән "Актаныш Хлеб" җәмгыяте ("Витаминный" ипие) җитештерә), ризык әзерләү өчен йодлы тоз куллану организмның йодка булган ихтыяҗын тулыландыра. Чөнки безнең җирлектә йодка булган кытлык бик нык, суда, туфракта аның микъдары җитәрлек түгел.
- Тикшерүләр барышында нинди кимчелекләр ачыкланды?
- Тикшерүләр барышында мәктәпләргә, балалар бакчаларына туклану өчен алынган азык-төлеккә куелган санитар таләпләрнең үтәлеп бетмәве ачыкланды. Шәхси эшмәкәр яки юридик зат үзенең кибетеннән яки күмәртәләп алу складыннан тиешле сыйфатын раслаучы документы, ярлыгы булмаган ризыкны тапшыра, ә балалар учреждениесенең туклану өчен җаваплы кешеләре аны балаларга туклануга ала. Мондый кимчелекләр, гадәттә, мәктәп, бакча урнашкан җирлекләрдәге эшмәкәрләрнең кибетләрендә һәм күмәртәләп сату нокталарында күзәтелә. Роспотребнадзор тарафыннан аларга катгый чаралар күрелде. Актанышның 1нче, Пучы, Бурсык мәктәпләрендә азык-төлек алгандагы кимчелекләр ачыкланмады.
- Балаларның гаиләдә дә тиешенчә туклануы мөһим бит.
- Әлбәттә, балаларның сәламәтлегендәге проблемалар - аларның мәктәптә, бакчадан тыш булган туклану җитешсезлеге нәтиҗәсе. Баласының дөрес туклануына әти-әниләр дә игътибар итсен иде. Җәйге ялларда балаларның ялын оештырганда мәктәп яны, хезмәт һәм ял лагерьлары вакытында балаларның дөрес туклануын тәэмин итү буенча да тикшерүләр булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев