30 октябрь көнне "Актаныш" спорткомплексында район оешма-предприятиеләр командалары арасында волейбол ярышларына старт бирелде. Тантана кысаларында 4 райондашыбызга "Хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО)" Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының алтын билгеләре тапшырылу да игътибарга лаек вакыйга булды. Бу юлы әлеге дәрәҗәле билгегә ия булучылар исемлеген Хәмит Янгиров, Искәндәр Шәрәпов, Рим Яппаров, Илназ Ильясовлар тулыландырды.
Нет комментариев