Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Фаил Камаев: " Хезмәтегез өчен рәхмәт, комбайнчылар!" (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Район кырларында комбайн-машина гөрелтесе тынмый, үстерелгән һәр бөртекне югалтуларсыз җыеп алу өчен кискен көрәш бара. Район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов белән берлектә, 8 август көнне хуҗалыкларга чыгып, урып-җыю торышы белән таныштылар, иң яхшы комбайнчыларны акчалата премиялэр белән хөрмәтләделәр. Безнең максат - төрле...

Район кырларында комбайн-машина гөрелтесе тынмый, үстерелгән һәр бөртекне югалтуларсыз җыеп алу өчен кискен көрәш бара.
Район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов белән берлектә, 8 август көнне хуҗалыкларга чыгып, урып-җыю торышы белән таныштылар, иң яхшы комбайнчыларны акчалата премиялэр белән хөрмәтләделәр.
Безнең максат - төрле яклап ярдәм күрсәтү һәм аларның эшен күреп, бәяли белү дә,- диде муниципаль район башлыгы Фаил Камаев , комбайнчыларга эш башыннан ясалган нәтиҗәләр буенча район премияләрен тапшырганда.
"Башак" хуҗалыгы механизаторы Мирдәлиф Нуртдинов - бу көнне район башлыгы кулын кысып премия тапшырган беренче комбайнчы иде. Дон комбайнын иярләүче батырның эш башыннан күрсәткече 12 165 центнерга га тәңгәл.
Бу көнне Фаил Мисбах улы кулыннан кайнар урак өстендә комбайнчыларны һәм үсендерү , эшкә рухландыру максатыннан каралган
премияләрне "Башак" хуҗалыгыннан Динар Хәйдәров,
"Тамыр" хуҗалыгыннан Илнур Гиндуллин, Илнар Мирзагалиев, Нәвәфил Хафизов,
"Чишмә" хуҗалыгыннан Илнур Шәйдуллин, Мансур Хамзин, Фәндәвис һәм Фәндүс Галләмовлар,
"Эконом" хуҗалыгыннан Илшат Насыров, Илназ Салихов,
Нур Баян исемендәге хуҗалыктан Равил Сәлимов, Рамил Шәймәрдәнов, Шамил Сахбетдинов,
"Чәчер" җәмгыятеннән Дилүс Мөхәмәтдинов,
"Таң" хуҗалыгыннан Диларис Мөхәммәтшин, Рәмис Галимәрдәнов, Инзил Гәрәев,
"Нур" хуҗалыгыннан Айдар һәм Алмаз Фәсхиевларлар алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев