Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Ил – иргә, ир илгә таяна

- Татарстанан хәрби хезмәткә чакырылучыларны бүген иң әзерлекле, чын солдатлар дип бәялиләр. Эш барышындагы очрашулар вакытында хәрби прокурорлар да, хәрби часть командирлары да шушы сүзне әйттә, - ТР Хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин белән берлектә хәрби хезмәткә алынучы егетләр һәм алаларның әти-әниләре белән Актанышка очрашуга килгәч, ТР кеше хокуклары буенча...

- Татарстанан хәрби хезмәткә чакырылучыларны бүген иң әзерлекле, чын солдатлар дип бәялиләр. Эш барышындагы очрашулар вакытында хәрби прокурорлар да, хәрби часть командирлары да шушы сүзне әйттә, - ТР Хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин белән берлектә хәрби хезмәткә алынучы егетләр һәм алаларның әти-әниләре белән Актанышка очрашуга килгәч, ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская шулай дип белдерде.
Ел да җөмһүриятебездә 8 меңләп егет хәрби көчләргә алына. Аларның гаиләләрен, якыннарын, туганнарын да исәпләгәндә, халыкның күпме өлеше шушы вакытка тормышын хәрби хезмәт белән бәйли дигән сүз. Бәхәсле мәсьәләләр, сораулар, проблемаларны алдан күреп, башта ук чишелеш юлын эзләү кирәк - җитәкчелекнең егетләр белән очрашулары нәкъ шул максаттан чыгып оештырыла да. 28 октябрь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгенә Мөслим, Азнакай, Минзәлә, Сарман, Зәй һәм Актаныш районнарыннан бу көздә армия сафларын тулыландырачак егетләр һәм әлеге районнарның хәрби комиссарлары җыелдылар.
Тормышта, әлбәттә, һәркем үз юлын сайлап, күңеленә хуш килгән һөнәр иясе булачак. Әмма сез һәрчак иң әүвәл Ватанны саклаучы һөнәрен югары сыйфатта үзләштерергә тиеш. Бу - үзегезнең үк хәерле имин киләчәгегез өчен кирәк, - диде ТР Хәрби комиссары Сергей Погодин.
Үз чыгышында Россия Федерациясе хәрби көчләренең куәте, төзелеше белән таныштырды Хәрби комиссар, республикада хәрби чакырылышны оештыру мәсьәләләре, контракт белән хезмәт хакында сөйләде.
Хәрби хезмәткә алынучыларның хокукый яктан якланган булуларын кайгыртабыз, дип сүз алды чарада алга таба ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская.
2010 елда мин бу вазифага керешкәндә, Уставтан тыш мөнәсәбәтләр, егетләрнең хезмәт итәчәк урыннарына барып җитү, сәламәтлекләренә бәйле сорау-мөрәҗәгатьләр бик күп була иде, - дип сөйләде ул. - Нәкъ шул вакытта без республика хәрби комиссары белән безнең чакырылучы егетләр хокукларын яклау турында уртак эшчәнлек алып барырга килештек. Шикаятьләр, мөрәҗәгатьләрне бергәләп тикшерәбез, ачыклык кертәбез, проблемаларны бергә чишәбез.
Әлбәттә, хәрби хезмәт ял йорты яки күңел ачу урыны түгел. Әмма ныклы физик әзерлек белән барганда аның авырлыклары җиңел кичерелә, ир-егетләр хәтерендә ул чын тормыш мәктәбе буларак уелып кала. Солдат хезмәтен инде үтеп кайткан егетләр сәхнәдән үз тәҗрибәләре белән уртаклашканда шул якларга басым ясадылар.
- Актаныш районында хәрби патриотик тәрбиягә зур урын һәм игътибар бирелә. Материаль-техник тәэмин ителеш ягыннан хәрби комиссариат авыл җирлеге өчен иң яхшылар рәтендә. План нигезендә эшлиләр, - диде Сергей Погодин район хәрби комиссариаты эшчәлегенә бәя биреп. - Районның кадет мәктәбе илебезнең чын патриотларын, Ватан сакчыларын әзерләү ягыннан искиткеч зур хезмәт куя. Әлеге мәктәпне булдыру, формалаштыру чишмә башында мин дә торган идем. Бүген андагы алгарыш, матур үзгәрешләрне күреп сөендем. Мәктәптә бирелгән тирән хәрби-патриотик тәрбия, аның белән үрелеп барган спорт-сәнгать шөгыльләре үз иленең бүгенгесе һәм киләчәгенә битараф булмаган ватанпәрвәр шәхесләр әзерли.
2007 елдан бирле районыбызда хезмәт күрсәтүче Советлар Союзы герое Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат-мәктәбенең 44 укучысы бу көнне тантаналы рәвештә кадет буларак Ватан каршындагы бурычларын үтәргә ант иттеләр. Тиешле югарылыктагы әзерлек, хәрби командаларны төгәл үтәү, тигез сафларга тезелеп, маршлау һәм ант бирү текстын чатнатып уку гына түгел, андагы һәр сүзнең мәгънәсен күңел аша үткәреп яңгырату - болар мәктәпкә ике ай элек кенә килгәннәрнең үзләштергән кадетлык тәртипләре. Иман спорт комплексында узган бәйрәм чарасында дәрәҗәле кунаклар - ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская, район башлыгы Фаил Камаев кадетларның бәйрәм куанычын уртаклашып, теләкләрен юлладылар. Чарада кадетлар килгән кунакларын хәрби әзерлек ягыннан гына түгел, спорттагы уңышлары, сәнгать тармагындагы казанышлары белән дә сокландырдылар. Тантанада Регина Габдрахманова, Юлия Абдуллина һәм Кирилл Петровка - кече сержант, Иван Вагнерга ефрейтор хәрби званиеләре бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев