Татарстан Президенты Программалары кысаларында районнарда төзелүче модульле заманча ветеринария пунктларының икесе шушы көннәрдә Такталачык һәм Пучы җирлекләрендә үз ишекләрен ачты. Һөнәри бәйрәмнәре - ветеринар хезмәткәрләре көне якынлашып килгәндә бу чара аеруча актуаль һәм истәлекле.
Район халкы терлекләргә, йорт хайваннарына ветеринар ярдәм алсын өчен уңайлы шартлар тудырылган пунктлар алдагы елларда Иске...
Татарстан Президенты Программалары кысаларында районнарда төзелүче модульле заманча ветеринария пунктларының икесе шушы көннәрдә Такталачык һәм Пучы җирлекләрендә үз ишекләрен ачты. Һөнәри бәйрәмнәре - ветеринар хезмәткәрләре көне якынлашып килгәндә бу чара аеруча актуаль һәм истәлекле.
Район халкы терлекләргә, йорт хайваннарына ветеринар ярдәм алсын өчен уңайлы шартлар тудырылган пунктлар алдагы елларда Иске Байсар һәм Татар Суыксуы җирлекләрендә ачылган иде. Яңа пунктлар исә тагын өч дистәгә якын авыл халкына хезмәт күрсәтәчәк. "Нефтемаш" Азнакай заводы төзүчеләре һәм коммуникацияләр үткәрү, бина тирәсен төзекләндерү эшләре буенча Нияз Бикмөхәммәтовның "Алмаз" оешмасы тарафыннан сафка баскан модульле биналарны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, Яр Чаллы территориаль бүлеге ветеринар инспекциясе башлыгы Әнәс Гомәров, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгиз Ялалов, район мал табиблары катнашты.
Югары квалификацияле ярдәм күрсәтү өчен пунктларда бөтен шартлар тудырылган, хәтта операция бүлмәсе бар.
- Безнең төп бурыч: чирле малларны дәвалау, читтән куркыныч чирләр кертмәү, профилактика эшләрен алып бару. Монда ук аптека эшләячәк, димәк, дарулар сатып алырга мөмкин, ясалма орлыкландыру башкарылачак, баштарак бу хезмәт бушлай булачак, - ди Яр Чаллы территориаль бүлеге ветеринар инспекциясе башлыгы Әнәс Гомәров.
Якын-тирә авылларга хезмәт күрсәтү өчен
пунктларга махсус машина да беркетелгән. 15ләп авылдагы 16 мең терлек саулыгын кайгыртачак Такталачык ветеринар пунктын җитәкләүне Фәйзелгаян Нәбиевкә ышанып
тапшырганнар.
- Авыл терлекләренә бөтен төр прививкаларны үзебез кадыйбыз, себер язвасы, туберкулезга тикшерәбез, кан алабыз. Препаратлар белән тәэмин ителеш яхшы, - ди ул.
Такталачык җирлегендә 40 елга якын мал табибы булып хезмәт күрсәткән Сәгыйрь Анамов тантанада хезмәт еллары истәлекләре белән уртаклашып, мондый яхшы шартлар тудырганнар икән, хезмәтегез дә үрнәк, намуслы булсын дип ихлас теләкләрен җиткерде.
Пучы авылындагы ветеринар пункт 5 җирлеккә караучы 12 авылга хезмәт күрсәтәчәк.
- Шушы җирлекләрдә барысы 820 баш савым сыеры, үгез-бозаулары белән бергә алар 2460ка тулалар. Алардан сәламәт терлек булдырып, чиста продукция алуны тәэмин итү - безнең максат һәм бурыч, - ди Пучы ветеринария пункты мөдире Газизҗан Садиров. - Киров һәм Пучы җирлекләрендә лейкоз чире белән бәйле проблемаларны хәл итәсе бар. Тырышырбыз!
Нет комментариев