Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Таңнарга гашыйк шагыйрь

Кулымда яңа гына табадан төшкән өр-яңа китап. Роберт Сәлахиевның төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре тупланган "Мин таңнарга гашыйк" китабы (мөхәррире Илһам Ногманов), Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде. Китап танылган шагыйрь, якташыбыз Ленар Шәехнең "Гади генә, тыйнак бер кеше..." дип исемләнгән сүз башы белән ачылып китә. Ленар Шәех: "Якташым Роберт Сәлахиев...

Кулымда яңа гына табадан төшкән өр-яңа китап. Роберт Сәлахиевның төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре тупланган "Мин таңнарга гашыйк" китабы (мөхәррире Илһам Ногманов), Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде. Китап танылган шагыйрь, якташыбыз Ленар Шәехнең "Гади генә, тыйнак бер кеше..." дип исемләнгән сүз башы белән ачылып китә.
Ленар Шәех: "Якташым Роберт Сәлахиев шигырьләрен укыганда, мин туган ягыма кайткан кебек булам. Иксез-чиксез үзәнлекләрдә үсеп утырган таллар арасында йөрим, кырларда дулкынланган тук башакларга карап хозурланам, халык җырларында һаман саен телгә алынган атаклы Агыйдел буеннан ата-бабаларым яшәгән чорларга - ерак тарихка күз салам, күл буйларын сырып алган камышларны сыйпап үтәм, күңелләрне сискәндереп тә, җилкендереп тә куйган таныш сандугач, тургай моңнарын ишетәм. Туган ягымның нурлы кояшы битемне иркәли, туган ягымның назлы җилләре чәчләрем белән уйный..." - дигән ихлас сүзләр белән, укучыны шагыйрьнең шигъри дөньсына әйдәп алып кереп китә.
Йөгерек каләм язган язган шигырь юлларына ияргән күңел, ямьле туган якка кайтып китә дә, сагыну-җирсүләрне басучы чишмә суларын эчеп ләззәтләнә, иген иккән, туган якта дөнья көткән газиз якташлар белән очраша.Шагыйрь үзе дә "Тарталмадың" дигәншигырендә:
Омтылмадым һәм дә ымсынмадым,
Таш йортларда их, бер яшәргә дип.
Авылкайга тагын ниләр җитә,
Ал таңнары мине яшәртә тик! - дип, бар дөньяга шәрран ярып кычкыра.
Әдәбият мәйданына килүчеләр арасында төрле каләм ияләре бар. Шагыйрь булып җитлегү өчен үзеңә дә, иҗатыңа да таләпчән булырга кирәк. Шунысы куандыра, Роберт менә шул җаваплылыкны тоеп иҗат итә. Татарстан китап нәшриятына кулъязма җыентыкны илтеп тапшыру, аның тәҗрибәле редакторлар күзе аша үтеп, китап булып басылып чыгуын сабырлык белән көтеп алу да, менә шул җаваплылыкны дәлилли.
"Гомергә берничә сүз" дигән шигырендә дә, ул дөньяга юкка килмәгәнлегенә, яшәештә барсы өчен дә җаваплылыкны үз өстенә алганлыгына ишарә ясый.
Әй син гомер,
Бик тиз үтсәң дә син,
Барсы өчен иттең җаваплы.
Рәхәт яшәү - тормыш асылы ул!
Калган көнне итмә газаплы.
Затлы тышлык эчендәге җыентыкка шагыйрь күңелендәге эчкерсез хисләр сыйган. Авылда туган, шунда үскән, шунда мәңгелеккә тамыр җәйгән каләм иясенең шигырьләре һәрберсе диярлек көй сорап тора. Шуңа күрәдер дә Роберт Сәлахиевның күп кенә шигырьләре җыр булып яңгырый. Альфред Якшимбетов, Язилә Галләмова, Инсаф Хәбибуллин һәм башка көйязарлар белән иҗат иткән бик күп җырлары Робертның иҗатын халык күңеленә тоташтыра.
Мин Роберт Сәлахиевның иҗатын күптән күзәтеп барам. Аның иҗат хакында язган бәяләмәләрем "Мәдәни җомга", "Актаныш таңнары" газеталары битләрендә дә дөнья күргән иде. Робертның иҗаты үсештә. Ул инде күләмле "Балачак хатирәләре" дип исемләнгән хәтер-поэма иҗат итеп тә, үзенең каләм көчен сынап караган. Һәм әйтергә кирәк, аның каләме көннән-көн ныгый бара. Шигърият сөючеләр китап белән очрашкач, бу поэма белән дә таныша алалар.
Инде укучыларга өч китабын тәкъдим итәргә өлгергән Роберт Сәлахиев балалар өчен дә иҗат итә. Белүемчә, ул бүгенге көндә балалар өчен язган шигырьләрен дә китап итеп бастыру өчен әзерләп ята. Шагыйрь күңеленнән ак кәгазьгә яңадан-яңа шигырьләре тама тора. "Әле өмет сүнмәсен" дигән шигырендәгечә:
Ашыкмыйк ла әле картаерга,
Күңелләргә хәсрәт үрмәсен.
Яшәү гаме янсын йөрәкләрдә,
Киләчәккә өмет сүнмәсен!
Өмет таңнарына гашыйк каләм иясенә уңышлар, якты, кояшлы иҗат гомере телик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев