Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Татар Суыксу авыл җирлегендә Исламова Миңзифа Гаяз кызы истәлегенә чаңгы ярышы үтте

Бүген Татар Суыксу авыл җирлегендә РСФСРның атказанган табибәсе, Почет билгесе ордены кавалеры Исламова Миңзифа Гаяз кызы истәлегенә чаңгы ярышы үтте. Быел инде 6 тапкыр оештырылган әлеге чарада җирлек башлыгы Рәсүл Харисов, Актаныш үзәк хастаханәсендә дә баш табибы Айрат Бикмөхәммәтов, Миңзифа Гаязовнаның балалары, оныклары, хезмәттәшләре, мәктәп укучылары мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Чарада...

Бүген Татар Суыксу авыл җирлегендә РСФСРның атказанган табибәсе, Почет билгесе ордены кавалеры Исламова Миңзифа Гаяз кызы истәлегенә чаңгы ярышы үтте.

Реклама

Быел инде 6 тапкыр оештырылган әлеге чарада җирлек башлыгы Рәсүл Харисов, Актаныш үзәк хастаханәсендә дә баш табибы Айрат Бикмөхәммәтов, Миңзифа Гаязовнаның балалары, оныклары, хезмәттәшләре, мәктәп укучылары мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Чарада катнашкан һәркем Миңзифа Гаяз кызын зур ихтирам һәм хөрмәт хисләре белән искә алды, сагынып сөйләде.
Чаңгы ярышына старт бирелгәнче, чарада катнашучылар 42 ел дәвамында халыкка медицина ярдәме күрсәткән, һәркемнең мәхәббәтен казанган данлыклы табибә Миңзифа Гаяз кызы истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр салдылар.
Аннан исә чаңгычылар узара көч сынаштылар,Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Сүз уңаеннан, Татар Суыксу хастаханәсе 1923 елда салынган. 1986 елда Россиянең атказанган табибәсе Миңзифа Исламова ике катлы бинага нигез салдыра, сафка бастыра. Тагын 11 елдан соң хуҗалык эшләре өчен кирәкле корпусларын төзетә. Әлеге дәвалау учреждениесендә шушы җирлек кешеләренә һәм тирә-яктагы авылларда яшәүчеләргә медицина хезмәте күрсәтелә.
2007 елда бина капиталь ремонтка туктатыла. 2012 елның 29 декабрендә капиталь төзекләндерелгән ике катлы бу бина табиблык амбулаториясе буларак, кабаттан үз ишекләрен ача.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев