Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил фаразлый
Күз күременең 1-2 чакрымга кадәр начараюы көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышы шартларының начараюын кисәтә. 29 мартта көндез республика буенча урыны белән буран чыгуы, күз күременең 1-2 чакрымга кадәр кимүе мөмкин. Көчле җил төньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метрга җитәчәк (Казанда 15 м/с ка кадәр). чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/28/137605/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев