Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Түбәдән төшкән кар зыян салмасын!

Хәзер түбәләрдән кыш буе җыелган бозлы карның ишелеп төшү куркынычы бик зур. Шуңа да күп катлы йортлар һәм учреждение, биналар, сәүдә үзәкләре, мәктәп һәм балалар бакчалары яныннан узганда сак һәм игътибарлы булуыгыз сорала. Әлеге объектлар өчен җаваплы җитәкчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең бу мәсьәләгә җитди караулары таләп ителә. Кар басып түбәләрне җимерергә,...

Хәзер түбәләрдән кыш буе җыелган бозлы карның ишелеп төшү куркынычы бик зур.
Шуңа да күп катлы йортлар һәм учреждение, биналар, сәүдә үзәкләре, мәктәп һәм балалар бакчалары яныннан узганда сак һәм игътибарлы булуыгыз сорала. Әлеге объектлар өчен җаваплы җитәкчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең бу мәсьәләгә җитди караулары таләп ителә. Кар басып түбәләрне җимерергә, кар яки боз өемнәре төшеп, башка төр бәла-каза килеп чыгарга бик мөмкин. Әлеге бәхетсезлек очракларын булдырмый калу максатыннан бүгеннән үк түбәләрдән карларны төшерергә, халык күп йөри торган урыннарда һәм объектларның керү-чыгу юлларына кисәтүче ленталар сузарга кирәк. Инде бу юнәлештә районда эшләр башланып та китте.
ТР Дәүләт торак инспекциясе нормативлары буенча торак йортлардагы түбәдә кар катламы 30 сантиметрдан артмаска, боз сөңгеләре асылынып тормаска тиеш. Әмма бу норма бар җирдә дә тиешенчә үтәлми.
Ел саен диярлек ашыгыч хезмәт күрсәтүчеләр, түбәләрдән кар, боз ишелеп төшеп, кешеләрнең имгәнү һәм хәтта үлем очракларын теркәп тора. Актанышта андый фаҗигаләрнең булганы булмаса да, кар ишелеп төшү очраклары һәр ел теркәлә. Бәхетсезлек очраклары булмасын өчен түбәләрне кардан вакытында чистарту кирәк.
112 бердәм телефон номерына шалтыратып, кеше тормышына куркыныч янаган һәртөрле мәгълүматны хәбәр итәргә дә мөмкин, моны истән чыгармагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев