Көн-таң атса, халык курку, шөбһә белән яши. Заманасы үзе үк куркынычка әйләнә бара бугай инде. "Актанышның беренче санлы мәктәбенә бомба куелган!" дигән коточкыч хәбәрне ишеткәннән соңгы курку әле дә онытылып бетми. Ярый ла ул вакытта мәктәп территориясендә терроризмга каршы "учение" гына барган булып чыкты.
Бүген исә иртәнге сәгатьтән эшкә килгән...
Көн-таң атса, халык курку, шөбһә белән яши. Заманасы үзе үк куркынычка әйләнә бара бугай инде. "Актанышның беренче санлы мәктәбенә бомба куелган!" дигән коточкыч хәбәрне ишеткәннән соңгы курку әле дә онытылып бетми. Ярый ла ул вакытта мәктәп территориясендә терроризмга каршы "учение" гына барган булып чыкты.
Бүген исә иртәнге сәгатьтән эшкә килгән актанышлыларга тагын бер кат "шок" кичерергә туры килде. Район хәрби комиссариаты урнашкан бина янындагы хәлләр нәкъ 13 сентябрьдәге кебек кабатланды, "хуҗасыз пакет табылган" дигән сүзнең никадәр куәткә ия булуы санаулы минутлар эчендә күренде: территория оператив төркем тарафыннан әйләндереп алынды, урамда машиналар хәрәкәте туктатылды, янгын сүндерү, газ оешмасы машиналары килеп җитте, якын-тирә йортлардагы халык эвакуацияләнде.
Тик ул көннән бер мөһим аерма бар иде бүген: Россия Федерациясе Эчке Эшләр министрлыгының Актаныш муниципаль районы буенча бүлеге бернинди укулар да оештырмаган. Иясез пакет исә чыннан да куркыныч тудырган.
Хәлләр исә болайрак була: районыбызның игътибарлы гражданины иртәнге 7сәгать 50 минутта хәрби комиссариат каршында ниндидер пакет торуы хакында 02 хезмәтенә хәбәр сала. Полиция хезмәткәрләре санаулы минутлар эчендә хәлне үз контроле астына ала.
Шөкер, бу юлы да хәлләр яхшы тәмамлана. Иясез пакет эченнән "бомба" табылмый. Ул бары тик онытылып кына калган була.
Бу пакетка битараф калмый хәбәр салган райондашыбызга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Барыбыз да шундый булсак, монды бәла-каза безгә янамас дип ышанабыз.
Террорчылык афәтеннән саклануда, аны булдырмый калуда һәр кеше җаваплылык тоярга тиеш.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ: Кайсы гына оешма, предприятие-учреждение булмасын, ул видеокүзәтү системасы белән тәэмин ителергә тиеш, биналарда сак - кешеләр иминлегенә, мөлкәтнең сакланышына җаваплы зат булуы мөһим. Бүген район җирлегендә халык күпләп була торган 76 объект билгеләнгән. Алар эченә мәктәп, балалар бакчалары, мәдәният йорты, спорт залы, кафе-кибетләр, мәчет һәм халык күпләп йөри торган башка объектлар кергән. Җитәкчелек, һәр эш көне башланганчы һәм тәмамлангач, территориядә шикле предметларны ачыклау буенча караулар үткәрүне тәэмин итәргә тиеш. Объектлар янәшәсендә чит транспорт чаралары булмасын.
- Шикле предметка тап булганда, яки шартлау булырга мөмкин дигән хәбәр алганда, кичекмәстән, полиция бүлегенә хәбәр итү кирәк. Табылган әйберне урыныннан кузгатырга, кулга алырга ярамый. Компьютер, рация, кәрәзле телефоннарны сүндерергә; куркыныч зонадан халыкны чыгару, эвакуацияләүне оештырырга кирәк.
- Табылган әйбернең шартлаткыч булуы мөмкинлеген күрсәтүче билгеләр: иясез сумка-төргәк, тартма; табылган предмет янәшәсендә сәгать механизмы тавышы, ис, төтен, "бомба", "тротил", "миналанган" дигән язулар; гадәти булмаган зурлыктагы конвертлар.
Сак һәм игътибарлы булсак иде!
Нет комментариев