Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Бүген Актанышка татар дөньясының күренекле шәхесе - Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев килде

15 декабрь көнне татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты җитәкчесе, тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев мәдәният йортында райондашларыбыз белән очрашты.

 

Әлеге җылы очрашуда Искәндәр Гыйләҗев 3 томнан торучы “Татарстан Республикасы торак пунктлары” энциклопедиясен тәкъдим итте. Энциклопедиягә Татарстанның ундүрт районындагы 1 057 авыл турында мәгълүмат тупланган. Китапка Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Буа һәм Бөгелмә районнары кергән.

Тарихчының безнең районга килүе дә юкка гына түгел. Туган якны өйрәнүчеләрне, укытучы һәм студентларны, авыллар тарихы белән кызыксынучыларны институт эшчәнлеге белән таныштырып, алар тарафыннан яңа тәкъдимнәр алу. Ә эшчәнлегенең төп юнәлешләре рус һәм татар телләрендә күптомлы Татар энциклопедиясен, шулай ук тармак энциклопедияләре һәм башка фәнни басма-белешмәлекләр әзерләү һәм нәшер итү.

-Киләчәктә шушы юнәлештә хезмәттәшлек итсәк, район тарихын онытмаска һәм аның әдәбиятын, гореф – гадәтләрен саклап калуга зур мөмкинчелекләр бирер, - диде Искәндәр Гыйләҗев.

undefined

Очрашуда интернет челтәрендә эшләп килә торган татар электрон энциклопедиясе проекты турында да суз алып барылды. Хәзерге технологияләргә таянып, мәгълумәтләрне мөмкин кадәр күбрәк дөньяга тарату өчен эшләнә торган әлеге проект язмаларны һәм тарихи истәлекләрне аудио, видео форматта да тәкъдим итә.

undefined

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев