Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Гамил Афзал премиясе Марсель Галиевка тапшырылды

Чарада Актаныш районыннан чыккан язучылар, шагыйрьләр дә катнашты.  

 

Бүген Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында Гамил Афзал исемендәге премия тапшырылды.

Әлеге әдәби премия 2011 елда Актаныш муниципаль районы һәм Татарстан Республикасының язучылар берлеге тарафыннан оештырылган иде. Шул вакыттан бирле ел саен әдәбиятның юмор һәм сатира үсешенә өлеш керткән бер язучы бүләкләнә. Туфан Миңнуллин -  әлеге премиянең беренче лауреаты. Фәнзаман Баттал, Марат Әмирханов, Әмирҗан  Моталлапов, Камил Кәримов, Ләбиб Лерон, Данил Салихов, Дамир Гыйсметдиннар да әлеге бүләк ияләре.  Быел исә әлеге премиягә “Кәефеңә көя төшермә” китабы өчен Марсель Галиев лаек дип табылды. 

Бүләк Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе  урынбасары Марат Әхмәтовның районга республиканың район башлыклары белән килгән эшлекле сәфәре барышында тапшырылды. Чарада Актаныш районыннан чыккан язучылар, шагыйрьләр дә катнашты.  

-Бирегә республика районнарының җитәкчеләре, язучылары җыелды. Барыбызның кулында республикабызның язмышы да, теле дә, дине дә. Без бердәм булганда, бер-беребезне аңлаганда гына яшәвебезне дәвам итәбез. Татар халкы бөек халык. Ул шулай булып калырга, дәвамлы булырга тиеш, - диде Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов. 

- Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык юлламасында 2021 ел – Туган телләр, милләтләр бердәмлеге елы дип игълан итте. Шулай булгач, үткәрелгән чараларның  барысы да, Президентыбызның сүзләре дә безгә алга бару өчен байрак булырга тиеш. Язучыларыбыз да үзләренең әсәрләре белән моңа өлеш кертерләр дип ышанам, - диде Марат Әхмәтов. 

-Бездә әдәбиятсыз, сәнгатьсез яши алмый торган халык көн күрә дисәк тә, дөрес булыр. Гамил Афзал исемендәге премияне дә үзебезнең җирлектән чыккан, үткен телле, сатирик язучыбызның иҗатына олы хөрмәт йөзеннән булдырдык, - диде район башлыгы Энгель Фәттахов. 

Бүләкне кулына алгач, Марсель Галиев үзенең рәхмәт сүзләрен ирештерде. 

-Гамил Афзал исемендәге премияне аның туган җирендә алу, үзе бер горурлык, мәртәбә дип саныйм. Гамил ага үзенең туган ягы белән һәрчак горурлана иде. Аның белән күп тапкырлар күрешкәнебез булды. Ул килеп кергән җирдә, гел юмор, берәр хикмәтле сүз булыр иде. Аның юморлары кешегә нур, ягымлылык өсти торган юмор иде. Шул ук вакытта тәхеттә утыручыларны да курыкмыйча тәнкыйтьли иде. Ул үзеннән соң калган каләм ияләренә дә көчле рух, илһам биреп торачак, - дие ул.

Гамил Афзалның иҗатына мәхәббәт тәрбияләү максатыннан укучылар арасында иҗат фестивале уздыру да матур гадәткә әйләнде. Укучылар аңа ошарга тырышып, иҗат итәләр, аның иҗаты белән кызыксыналар икән, бу инде татар әдәбиятына да мәхәббәт тәрбияләү дигән сүз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев