Татарстан экологик туризмны үстерү буенча федераль бәйгедә 5 проект тәкъдим итте
Бәйгедә җиңгән очракта Татарстан республика халкының иң яраткан ял итү урыннары базасында оештырылган биш туризм кластерына ия булачак.
(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Лобач тавы һәм Юрьев мәгарәләре, Зәңгәр күлләр системасы, Идел-Кама тыюлыгы, «Түбән Кама» милли паркы һәм Шомбыт заказнигы кебек уникаль табигать һәйкәлләре Россиядә экологик туризм өчен иң яхшы урыннар исеменә дәгъва кыла. Тавыш бирү Туристлык-рекреация кластерларын булдыру һәм Россия Федерациясендә экологик туризмны үстерү буенча I Бөтенроссия бәйгесе сайтында оештырылган.
Конкурс илдә «Экология» илкүләм проекты һәм Россиядә 2035 елга кадәрге чорга исәпләнгән Туризмны үстерү стратегиясе кысаларында алып барыла торган киң колачлы эшнең бер өлеше булды.
Бәйгедә җиңгән очракта Татарстан республика халкының иң яраткан ял итү урыннары базасында оештырылган биш туризм кластерына ия булачак.
Экологик туризм өчен иң яхшы урыннарга тавыш бирү инде тулы куәтенә бара. Татарстан проектларына теләктәшлек күрсәтү өчен тавыш бирү сайтына керергә, «География» бүлеген ачарга, почта яки социаль челтәрләр аша авторизация узарга, Татарстан картасыннан сайларга һәм республика һәйкәлләре астында йөрәк тамгасы куярга кирәк. Тавыш бирү 23 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев