Безнең сәхифәләр
-
Конкурста
"Сөйкемле Шүрәле" исемле Бөтенроссия конкурсы Балаларны яклау көнендә Казанда уздырылып, анда безнең районнан 6 укучы катнашты. Оста куллар бәйгесендә Зөбәер мәктәбеннән Мөхәммәтдин Хафаев (укытучысы - Илназ Тимеров), гимназиядән Азамат Тимеров (Ришат Сибгатуллин), Пучыдан Илүзә Макарова ( Резида Мәүлиева), Сәфәрдән Илназ Гыйльмуллин (Чулпан Гыйльмуллина) үз яшьтәшләре арасында I урынны яуладылар. Сәфәрдән...
-
Якташыбыз – фәннәр кандидаты
31 май көнне Казан (Идел буе) федераль универси-тетында якташыбыз, шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклады. Темасы - "Татар драматургиясендә шигъри трагедия: барлыкка килүе һәм үсеше", фәнни җитәкчесе - филология фәннәре докторы, профессор Азат Әхмәдуллин.
-
Судтан хәбәр– телефон аша
* Район судында 2012 елның 1 апреленнән судта катнашучыларга повестка җибәрүдән тыш, СМС хәбәр җибәрү тәртибе дә кертелде. Махсуслаштырылган программа интернет аша гражданнарга суд утырышының уздырылу көнен һәм вакытын СМС белән хәбәр итә. Мондый төр хәбәр җибәрү өчен судка гариза бирүченең ризалыгы кирәк. Моның өчен гаризаларны кабул итү бүлмәсенә тапшырган...
-
Ат чабышы
Авыл хуҗалыгы идарәсе призына 3 яшькә кадәр чиста токымлы чабыш атлары 1 - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең "Масимус" кушаматлы аты (җайдагы - Алмаз Габдуллин). 2 - Ренат Әхмәтовның "Рубина" кушаматлы аты (Айдар Әхияров). 3 - Фәндүс Гариповның "Вальс" кушаматлы аты (Альмир Газизов). Район хакимияте призына 3 яшьтән югары чиста...
-
Район Сабантуе батырлары
Яшьләр арасында 35 кг.: Раббани Нургалиев(Әлем)- 1, Динис Миңнуллин (Актаныш) - 2, Айнур Мирзаянов (Актаныш) - 3. 40кг.: Илдус Сафиуллин (Богады) - 1, Айбулат Гобәев (Аеш) - 2, Алмаз Закирҗанов (Чаллы) - 3. 45 кг.: Риман Ханов (кадет мәктәбе) - 1, Илнур Шәрифҗанов(Такталачык) - 2, Динар Нәбиев (Иске Кормаш) -...
-
Райондашыбыз – фәннәр кандидаты
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның инглиз теле укытучысы Тимерова Лилия Фнүн кызы 24 май көнне Казан (Идел буе) федераль университетында филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен "Актаныш ареалы ономастиконы" темасы буенча диссертация яклады, фәнни җитәкчесе - филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Арсланов Леонид...
-
“БЕРДӘМ РОССИЯ“
"БЕРДӘМ РОССИЯ" сәяси партиясе Актаныш җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе үзенең эшен дәвам итә. "Бушка юридик ярдәм" проекты кысаларында 22 июнь көнне 8.00 - 12.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Актаныш нотариаль округы нотариусы Янгирова Ләйсән Сөнгать кызы кабул итә. "БЕРДӘМ РОССИЯ" сәяси партиясе җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе Ленин...
-
Кунакта – ЮХИДИ хезмәткәрләре
Без, 18 укучы, Меңнәр мәктәбе яны лагерында ял итәбез. 9 июнь көнне бездә кызыклы да, файдалы да очрашу булды. Чөнки кунакка ЮХИДИ фонды директоры Рәсимә апа Сәетова һәм пропаганда җитәкчесе Илдус абый Имамразиев килде. 18 майдан 18 июньгә кадәр Бөтенроссия "Игътибар, балалар!" акциясе бара икән. Алар шушы айлык кысаларында балалар...
-
Туризм чемпионаты узды
Тукай районында физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар арасында туризм чемпионаты узды. Анда район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Светлана Әхмәтова белән берлектә Актаныштан Руслан Әшрәпов, Уразайдан Фәнүсә Баянова, Актаныштан Айнур Нуриев, Мәсәдедән Илдар Шәрипов, Тат.Суыксудан Рамил Галиуллин катнашты. Барлык төр буенча да безнекеләр алдынгылыкны бирмәде.
-
Азнакайлылардан ихлас рәхмәт
Район, республика бәйгеләрендә дә кайчак көтелмәгән хәлләр килеп чыга. Шушы көннәрдә генә Тукай районында үткәрелгән туризм чемпионатында Алабуга шәһәреннән килгән инвалидның, ялгыш бәрелеп, яңак сөяге урыныннан күчә. Хәлиткеч санаулы минутлар эчендә безнең район үзәк хастаханәсеннән Актаныш командасының сәламәтлек торышы өчен җаваплы, озата килүче хирург Альберт Трегулов ашыгыч беренчел ярдәм күрсәтә....
-
Владимир Путин Федераль законга кул куйды
Россия Президенты Владимир Путин "Россиянең хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталар турында" Федераль законының 1.1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" Федераль законга кул куйды, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте. Шушы закон нигезендә Россиянең яңа истәлекле датасы - 27 апрель - Россия парламентаризмы көне билгеләнгән. Бу дата 1906 елда Дәүләт Думасы...
-
“Татарстан Республикасының атказанган укытучысы“
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты мәгариф идарәсенең Совет районы буенча мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары якташыбыз Вахитова Энҗе Муллаян кызына "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем бирелде.
-
“Эшкә вакыт – уенга сәгать“
Балалар хәрәкәте тарихында юбилей елына багышлап ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә республиканың "Костер" мәгариф-сәламәтләндерү үзәге үткәргән "Эшкә вакыт - уенга сәгать" сценарийлар бәйгесендә Адай мәктәбенең Зөфәр Иманов исемендәге балалар оешмасы җитәкчесе Гөлназ Фаиз кызы Мәгъдәнурованың эше II урынга лаек булды, министрлыкның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Мамадышта зона ярышлары
Россиянең махсус олимпиада кысаларында узган бәйгеләрнең дәвамы буларак, күптән түгел Мамадышта мини-футбол, өстәл теннисы, армрестлинг, ягъни кул көрәше буенча зона ярышларында беренчелекне яулаган командалар ярышларның республика этабында очрашты. Биредә районның Такталачык коррекцион мәктәбе укучылары да көч сынады. Нәтиҗәләр дә, шөкер, сөенечле. Өстәл теннисы буенча Дилбәр Рәхимова- II, Айдар Батталов- III,...
-
Яңа закон айнытырмы?
Чәйне һәркайсыбыз яратып эчә. Гомумән, татар халкының элек-электән үк иң зур кунак сые - хуш исле сөтле чәй саналган. Тик хәзер, ни кызганыч, татарның табыны түрендә, төрледән-төрле маркадагы, бормалы-сырмалы шешәләрдә аракы, шәраб ише "затлы сый" күкрәк киереп утыра. Әйе, җәмгыять эчкечелек сөременә күмелә бара. Олысы да эчә, урта буыны да....