Безнең сәхифәләр
-
Тел сөйләгән белән эш итсәң, аягың күп йөрер
Авыл тормышында революция... Гомер-гомергә ишеген дә ялган йозак белән генә бикләүче, күршесе белән бертуганнардай аралашып яшәүче, элекке заманнарда таякка эшләп, соңрак колхозлар күтәрәмгә калганда, икмәк-печән өчен дип, күндәм хезмәт куючы авыл агае һәм апасына да заманның үзгәреше килеп җитте. Авыл кешесе бүген эшмәкәр рәвешендә шәхси бизнесын күтәрә. Икмәк-печән үстереп, мал-туар...
-
Шахмат турниры уздырылачак
Бөтендөнья шахмат көне уңаеннан, 15 июль көнне Актанышның ямьле Агыйдел елгасы утравында шахмат турниры уздырылачак. Анда катнашырга теләүчеләр шушы көнне 9 сәгатьтә балалар иҗат үзәге каршында җыелалар.
-
Җәмигъ мәчете
Актанышның Җәмигъ мәчетендә июнь аенда ир балалар өчен укулар оештырылган булса, 9 июльдән кыз балалар өчен сабаклар укытыла башлады. Кызларны "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә укучы булачак мөгаллимәләр -Алия һәм Динара Анамовалар укыта. Дин сабагы алу көн дә 9-11 сәгатьләрдә.
-
Якташыбыз–фәннәр кандидаты.
Такталачык авылында туып-үскән якташыбыз, республика клиник хастаханәсе табибәсе Диләрә Мөсәвир кызы Мусина Казан дәүләт медицина академиясендә диссертация яклап, медицина фәннәре кандидаты исеменә лаек булды.
-
Уяулык сорала
2012 елның 14-16 июнь көннәрендә Волгоград өлкәсендә түбәндәге мошенниклык очрагы кылынган. Мошенникларның берсе фатирга керә һәм фатир хуҗасына йорт янында гына пакет калдыруын, әлеге пакетның югалуын аңлата. Пакет эчендә туй мәҗлесе яздырылган кассета (диск) булуын һәм аның бик кадерле икәнен әйтә. Әгәр тапсагыз дип, үзенең кәрәзле телефон номерын калдыра. Берничә...
-
Пляж волейболы
12-16 июль көннәрендә Мамадыш районында 1995-1996 елгы кыз һәм егетләр арасында ТР беренчелегенә пляж волейболы буенча ярышлар узды. Остаз Алгинат Гәрәев җитәкчелегендә көч сынаган районның егетләр командасы әлеге ярышларда I урынны яулады. Бу җиңүдә Разил Хәбибуллин, Риназ Салихов, Ильяр Хисамов, Айдар Разыевның өлешләре зурдан. Кызлар командасы составында катнашкан Илнара Хисамова,...
-
Мәгълүматыгыз булса...
2012 елның 19 июле, көндезге 10 сәгать 30 минутлар тирәсендә Казан шәһәренең Таң (Заря) урамында урнашкан 28нче йорт подъездында утлы коралдан алган яралары белән Татарстан Республикасы баш мөфтие урынбасары 1963 елгы Якупов Вәлиулла Мәхмүт улының үле гәүдәсе табыла. Бу факт буенча РФ Җинаятьләр кодексының 105 маддәсе (кеше үтерү) буенча җинаять...
-
Футбол буенча чемпионат үтәчәк
3-5 август көннәрендә авыл яшьләре арасында футбол буенча чемпионат үтәчәк. Ярышлар 4 зонада: Киров, Байсар, Яңа Кормаш һәм Уразай җирлекләрендә уздырылачак. Уеннар 18 сәгатьтә башлана. Финалга чыккан командалар 80 нче һөнәр лицее стадионында көч сынашачак. Заявкалар яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендә кабул ителә.
-
Пляж волейболы
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге районның барлык яшьләрен, студентларны 27, 28 июльдә пляж волейболына көтеп кала. Очрашу урыны - 80 нче һөнәр лицее стадионы. Башлана 17 сәгатьтә. Рәхим итегез!
-
Таләпләр бозылса...
"Янаул" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендәге хезмәт закончалыкларының үтәлеше тикшерелде һәм РФ Хезмәт кодексының 136 маддәсендә күрсәтелгән таләпләрне бозу очраклары билгеле булды. Әлеге маддә нигезендә, хезмәт килешүе, коллектив килешүе, эчке хезмәт тәртипләре кагыйдәләре буенча, хезмәткәрләргә кимендә айга ике тапкыр хезмәт хакы түләнергә тиеш. Ә тикшерү барышында "Янаул" ҖЧҖдә хезмәткәрләргә аванс түләнмәгәнлеге ачыкланды,...
-
Рөхсәтсез реклама
Район прокуратурасы тарафыннан рекламага кагылышлы закон бозу очраклары тикшерелде. Тикшерү барышында шәхси эшмәкәр Рәшит Габдуллинның, күпфатирлы торак йортның тышкы як стенасына, әлеге йортта яшәүчеләрнең ризалыгын алмыйча һәм авыл җирлеге башкарма комитетыннан рөхсәт сорамыйча гына реклама панносы урнаштырганлыгы ачыкланды. Әлеге гражданга карата Административ хокук бозулар турындагы кодексның 14.37 маддәсендә каралган кагыйдәләрне...
-
Игътибар! Ялган 5 меңлек!
Республикада әйләнештә ялган акча йөрүе ачыкланды. Җиңел юл белән байлыкка ия булырга теләүчеләр бу юлы 1997 елгы үрнәктәге 5000 сумлык номиналны файдаланалар. Ачыкланган банкноталарның серия номерлары АТ 7018481 һәм АТ 0330624. Ялган банкноталарда түбәндәге билгеләр бар: 1. Сурәтләр ачык күренми. 2. Хабаровск шәһәре гербындагы оптик буяу трафарет басмада яшел төстәге...
-
Бүгенге көнгә күзгә 90 операция ясалган
Бүгенге көнгә күзгә 90 операция ясалган, операция көннәре сишәмбе, пәнҗешәмбе (ул көннәрне поликлиникада иртәнге якта кабул итү үткәрелми). Айга бер тапкыр республика клиник офтальмология хастаханәсеннән ярдәмгә куратор В.А.Шепталина килә.
-
“Мөхәммәдия“ мәдрәсәсендә чыгарылыш имтиханнары
7 август көнне районыбыздан 7 кеше -1 ир-ат, 6 хатын-кыз Казан шәһәренә "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә чыгарылыш имтиханнары тапшырырга киттеләр. Әлеге сәфәрләре рамазан аена туры килгәнлектән, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, икеләтә сөенечле. Имтихан да тапшырачаклар, шул ук вакытта "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә яшәп, ураза тотып, ифтар мәҗлесләрендә катнашып, изге дә, саваплы да гамәл кылачаклар....
-
10 август көнне финал
3, 4, 5 август көннәрендә авыл җирлекләрендә футбол буенча ярышлар узды. 10 август көнне финалга үткән Яңа Кормаш, Күҗәкә, Байсар, Киров, Мәсәде, Чалманарат, Яхшый командалары очрашачак. Футбол сөюче райондашларыбызны 17.00 сәгатьтә һөнәр лицее стадионында көтеп калабыз.