Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Судтан хәбәр– телефон аша

* Район судында 2012 елның 1 апреленнән судта катнашучыларга повестка җибәрүдән тыш, СМС хәбәр җибәрү тәртибе дә кертелде. Махсуслаштырылган программа интернет аша гражданнарга суд утырышының уздырылу көнен һәм вакытын СМС белән хәбәр итә. Мондый төр хәбәр җибәрү өчен судка гариза бирүченең ризалыгы кирәк. Моның өчен гаризаларны кабул итү бүлмәсенә тапшырган...

* Район судында 2012 елның 1 апреленнән судта катнашучыларга повестка җибәрүдән тыш, СМС хәбәр җибәрү тәртибе дә кертелде. Махсуслаштырылган программа интернет аша гражданнарга суд утырышының уздырылу көнен һәм вакытын СМС белән хәбәр итә.
Мондый төр хәбәр җибәрү өчен судка гариза бирүченең ризалыгы кирәк. Моның өчен гаризаларны кабул итү бүлмәсенә тапшырган вакытта суд хезмәткәре гражданның телефонына СМС җибәрү мөмкинлеге булуын аңлата һәм аның язмача төстә ризалыгын сорый. Әгәр дә гариза яки шикаять почта аша килсә, судка әзерлек өлешендә яки әңгәмәгә чакырган вакытта да ризалыкны калдырырга була.
СМС җибәрелгәч, программа аша судка аның иясенә җиткерелгәнлеге турында хәбәр килә. Әгәр дә телефон сүнгән яки башка очрак булса, СМС хәбәр икенче көнне тагын җибәрелә.
Хәзер олысы-кечесе дә кәрәзле телефон куллана, хәтта яшәешне дә аннан башка күз алдына китерү кыен. Мондый төр хезмәт, ягъни повестка урынына СМС килсә, халык өчен уңайсыз булмас дип уйлыйбыз. Әгәр судка гозерегез төшсә, үзегезгә хәбәрнең ничек килүен сайлый аласыз.
Караласы эшләрнең исемлеге дә хәзер интернетка куела. Сезнең гаризагыз караласы көнне, аның нәтиҗәсен район судының сайтына кереп карый аласыз, адресы aktansud@yandex.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев