Безнең сәхифәләр
-
Игътибар да тешкә дәва
Соңгы вакытларда район газетасында игелекле гамәлләр кылган кешеләр турында бик еш язалар. Укыйсың да, алар өчен сөенәсең. Ни әйтсәң дә, бу дөньяда, усалларга караганда, мәрхәмәтле һәм үз эшләренә битараф булмаган затларның арта баруы куанычлы. Бу уңайдан минем дә әйтер сүзем бар. Күптән түгел район үзәк хастаханәсенең теш дәвалау поликлиникасында булырга...
-
Яңа закон гамәлгә керде
2011 елның 1 июленнән "Иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан затлар өстеннән административ күзәтү" дигән 64 санлы Федераль закон көченә керде. Мондый төр күзәтү 1999 елга кадәр гамәлдә булып, соңыннан бу төшенчә законнар җыелмасыннан төшереп калдырылды. Шул сәбәпле, милиция иректән шартлы рәвештә срогыннан алда азат ителгән һәм иректән мәхрүм итү белән...
-
Кем син, сәләтле бала?
Сәләтле бала нинди булырга тиеш? Акыллы, һәр яктан да камил, белемгә омтылышы зур, фикерләү дәрәҗәсе югары булган... Һәм... Һәм күңелендә милләтенә карата патриотлык хисе яшәргә, үз халкының гореф-гадәтләрен яхшы белергә, ана телен хөрмәт итәргә тиеш, дип тә өстибез. Әмма шул ук вакытта сорау да туа: хәзерге яшь буын туган телендә...
-
Көчле рух җиңү китерә
17-19 августта Азнакай шәһәрендә җиңел атлетика буенча республика чемпионаты узды. Анда барлыгы 17 команда катнашты. Актаныш данын район инвалидлар оешмасы җитәкчелегендә Актаныштан Руслан Әшрапов, Айнур Нуриев, Фидәрис Тимеров, Илдар Хөббетдинов, Мерәстән Фәнүсә Баянова, Куяннан Альмир Фәхразыев, Кировтан Миләүшә Фәхерисламова якладылар. Альмир 200 метрга йөгерүдә-II, урыннан сикерүдә III урын; Руслан урыннан...
-
Шахматчыларыбыз Европа чемпионатында көч сынады
1-9 август көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең шахмат-шашка уеннары үзәгендә Россиядә 1 нче тапкыр мәктәп командалары арасында шахмат буенча Европа чемпионаты үткәрелде. Бу ярышларга, Европа илләре белән беррәттән, Россиянең авыл укучылары арасында III урынны алган һәм Татарстан республикасының иң көчле авыл шахматчылары исемен йөрткән Актаныш командасы да чакырылган иде. Узган елны...
-
Тәрбиягә аерым игътибар кирәк
Сентябрь ае якынлаша бара. Димәк, бик тиздән белем туплаучыларның һәм белем таратучыларның тормышында чираттагы уку елы башланачак. Инде гөрләтеп август киңәшмәләре дә узды. Аларда күп фикер әйтелде, эшләнгән эшләргә нәтиҗә дә ясалды, киләчәккә планнар билгеләнде. Бүгенге мәгариф системасы ил тормышы өчен искиткеч әһәмияткә ия, чөнки дәүләтебезнең киләчәген шул система үстереп...
-
Халык ышанычы–хезмәтебезгә зур бәя
Агымдагы елның 20нче июлендә ТР Генераль прокуратурасында республика шәһәр-районнары прокуратураларының коллегиясе үтте. Биредә яртыеллык нәтиҗәләр буенча 50 прокуратура арасында Актанышыбыз прокуратурасы 3 урынга лаек булды. Тулы мәгълумат газетаның җомга, 24 август, 2012 66 (9711) санында
-
Баулыда өстәл теннисы буенча ачык турнир узды
25 август көнне Баулыда, шәһәрнең 15 еллык юбилее уңаеннан шәһәр беренчелегенә өстәл теннисы буенча ачык турнир узды. Әлеге бәйгедә остаз Булат Солтанов җитәкчелегендә безнең спортчылар да катнашты. Җитезлек һәм яхшы физик форма таләп иткән киеренке ярышларда, 2003 елгы яшь теннисчылар арасында Марат Солтанов - I, Рәмис Фазлиев II урыннарны яуладылар..
-
Балаларны зарарлы мәгълүматтан саклаячакбыз
Дәүләт думасында 2010 елның декабрендә кабул ителгән "Балаларны сәламәтлеккә һәм үсешкә зыян салучы мәгълүматтан саклау" турындагы канун 1 сентябрьдә гамәлгә керә. Канун нигезендә, телевидение тапшыруларына, тамашачыларның яшенә карап, махсус тамга куелачак. Әлеге тамга тапшыру яки фильм башланыр алдыннан экранда кимендә сигез секунд торырга тиеш, дип хәбәр ителә. Бу радио һәм...
-
Сорауларыгыз булса - “кайнар линия”
Агымдагы елның 28-29 август көннәрендә мәгариф өлкәсенә кагылышлы сорауларга ачыклык кертү, гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү максатында, "кайнар линия" эшләячәк. Әлеге көннәрдә гражданнарга төгәл мәгълүмат алуда, бәхәсле мәсьәләләрне хәл итүдә Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле аппараты, Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле аппараты хезмәткәрләре, шулай ук, "Татарстан Республикасының яшь юристлар...
-
Мөслимдә булдык
22 август көнне районнан бер төркем химия-биология укытучылары, методист Рәмзия Латыйпова җитәкчелегендә, тәҗрибә уртаклашу өчен, Мөслим гимназиясенә районара семинарга бардык. Киңәшмә белем бирүдә яңа стандартларга күчү, электрон ресурслардан нәтиҗәле файдалануга багышланды. Компьютер технологиясенең өстенлекле ягы-укытуның сыйфатын күтәрүгә ирешү икәнлеге ассызыкланды. Электрон белем бирү ресурслары укучының аңлап эшләвен тәэмин итүнең яңа...
-
Мәктәп һәм мөгаллим
"Яңа заман мәктәбе: мәгарифне модернизацияләү шартларында яңа үсеш форматы" дигән тема астында районыбыз мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды. Киңәшмә "Яңа гасыр" телевидениесенең "7 дней" тапшыруыннан Бөекбританиянең Уэльс утравы-административ-сәяси өлеше башкаласы Кардифф шәһәре, анда яшәүчеләрнең туган телләре - валий теле өчен көрәше, аның кайчандыр кухня теленә генә әйләнгән булуы, әмма,...
-
Англиядән кайттылар
2011 елның 23 сентябрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының EF Education First компаниясе белән берлектә гамәлгә ашырылган "Татарстанга инглиз теле" проекты старт алган иде. Аның төп максаты - республикада инглиз теле укытучыларының белемен камилләштерү, инглиз телен күпкырлы өйрәнү. Әлеге укуларда 3077 мөгаллим катнашты. Алар ел дәвамында дистанцион рәвештә EF квалификация...
-
Коррупциягә каршы бергәләп көрәшик
-Коррупция белән көрәш мәсьәләсе-җәмгыятебез өчен иң кискеннәрдән санала бүгенге көндә. Татарстанда да, Россия күләмендә дә коррупция мәйданын киңәйткәннән киңәйтә бара гына түгел, ә ул безнең тормыш спецификасын билгели торган гадәти, көндәлек күренешкә әверелде. Коррупция ижтимагый системаны эчке яктан тарката. Иң аянычлысы, ул халыкның хакимияткә булган ышанычын юкка чыгара. Коррупция дигәндә,...
-
“Компьютер ликбезы“
Республика күләмендә игълан ителгән "Компьютер ликбезы" хәйрия акциясе нигезендә, Актанышның 80 нче һөнәри лицей базасында шушы елның сентябрь аеннан өлкәннәр өчен компьютер нигезләрен өйрәнү курслары ачыла. Укыту бушлай. Компьютер серләрен үзләштерергә теләге булган лаеклы ялдагы өлкәннәр халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә шалтыратып, 3-09-83, 3-01-98 телефоннары аша элемтәгә керсеннәр.