Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Игътибар да тешкә дәва

Соңгы вакытларда район газетасында игелекле гамәлләр кылган кешеләр турында бик еш язалар. Укыйсың да, алар өчен сөенәсең. Ни әйтсәң дә, бу дөньяда, усалларга караганда, мәрхәмәтле һәм үз эшләренә битараф булмаган затларның арта баруы куанычлы. Бу уңайдан минем дә әйтер сүзем бар. Күптән түгел район үзәк хастаханәсенең теш дәвалау поликлиникасында булырга...

Соңгы вакытларда район газетасында игелекле гамәлләр кылган кешеләр турында бик еш язалар. Укыйсың да, алар өчен сөенәсең. Ни әйтсәң дә, бу дөньяда, усалларга караганда, мәрхәмәтле һәм үз эшләренә битараф булмаган затларның арта баруы куанычлы.
Бу уңайдан минем дә әйтер сүзем бар. Күптән түгел район үзәк хастаханәсенең теш дәвалау поликлиникасында булырга туры килде. Ул халыкка 2009 елның гыйнварыннан хезмәт күрсәтә. Заманча һәм зәвык белән ремонтланган бүлмәләр, коридорда
талгын гына ишетелеп торган музыка тавышы, елмаеп кына эндәшкән мөлаем шәфкать
туташлары, табибларның игьтибар белән, һәр авыруга якын килеп дәвалавы, ирексездән,
теш авыртуын баса, барысы да яхшы буласына ышаныч уята.
Поликлиникада шактый эш тәҗрибәсе һәм стажы булган 4 табиб, 3 техник һәм 5 шәфкать туташы хезмәт күрсәтә. Эш сәгате тыгыз: бер табибка көненә 10-14 авыру туры килә. Һәр авыруның үз вакыты бар, һәм бу һич кенә дә ыгы-зыгы тудырмый. Иң унайлысы шул: теш дәвалау өчен һәркем телефон аша языла ала. Ким дигәндә көненә 20-25 авыру кабул ителә. Монда, билгеле, табиб-хирургның булмавы беркадәр сизелә, чөнки дәвалаучы табиблар, чиратлап, авыруларның тешен алып җибәрергә мәҗбүр. Эш өзлексез барсын өчен һәм клиентларга унайлы шартлар тудыру максатыннан, талоннар шәфкать туташлары тарафыннан җыйнап алына, кайда кайчан керү турында алар хәбәр итәләр.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 10 август, 2012 62 (9707) санында

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев