Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Кем син, сәләтле бала?

Сәләтле бала нинди булырга тиеш? Акыллы, һәр яктан да камил, белемгә омтылышы зур, фикерләү дәрәҗәсе югары булган... Һәм... Һәм күңелендә милләтенә карата патриотлык хисе яшәргә, үз халкының гореф-гадәтләрен яхшы белергә, ана телен хөрмәт итәргә тиеш, дип тә өстибез. Әмма шул ук вакытта сорау да туа: хәзерге яшь буын туган телендә...

Сәләтле бала нинди булырга тиеш? Акыллы, һәр яктан да камил, белемгә омтылышы зур, фикерләү дәрәҗәсе югары булган...
Һәм... Һәм күңелендә милләтенә карата патриотлык хисе яшәргә, үз халкының гореф-гадәтләрен яхшы белергә, ана телен хөрмәт итәргә тиеш, дип тә өстибез. Әмма шул ук вакытта сорау да туа: хәзерге яшь буын туган телендә камил сөйләшә, аралашамы? Әллә инде урыс, инглиз телләренә басым ясый-ясый, читтә кала биргән татар телебезне рәнҗетәбез, кимсетәбезме?
15 август көнне Актанышыбызда узган ТР Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсе кысаларындагы семинар-киңәшмәнең исеме дә нәкъ менә "Сәләтле балалар белән эш: проблемалар һәм перспективалар" дип аталды. Биредә республиканың төрле район - шәһәрләреннән килгән мәгариф хезмәткәрләре, ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты Данил Мостафин, Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты ректоры, педагогика фәннәре кандидаты Фәйрүзә Мостафина, Мәскәү шәһәреннән килгән кунак, гомуми белем бирүдә инновацион стратегияләр фәнни-тикшеренү институтының "Белем континентын индивидуальләштерү" лабораториясе мөдире, икътисад фәннәре кандидаты Ирина Нестеренко-Костенко, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм регионара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Риф Зиннәтуллин да катнашты.
Семинар "Яшьлек" мәдәни үзәге каршындагы мәйданда оештырылган Чәчәк бәйрәме белән башланып китте. Шунда ук "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе нигезендә социаль яктан авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче, быел беренче сыйныфка укырга баручы нәниләргә махсус сумкалар тапшырылды.
Соңыннан - пленар утырыш. Семинар-киңәшмәнең әлеге өлешендә район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов Актанышта сәләтле балалар белән эшчәнлек хакында чыгыш ясады, милләт киләчәге нәкъ әнә шундый балалар кулында икәнлеген ассызыклады. Биредә шулай ук баланың сәләтен ачыклау һәм үсешен тәэмин итү, педагогларның сәләтле балалар белән эшләүгә юнәлтелгән һөнәри осталыгын формалаштыру, сәләтле балалар белән эшләүнең актуаль юнәлешләре темасы буенча да фикер уртаклашулар булды.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 17 август, 2012 64 (9709)санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев